Бүген Россия президенты Владимир Путинга 71 яшь тулды. Шул уңайдан, аңа төрле елларда бирелгән бүләкләрне искә төшерик.
Былтыр КНДР җитәкчесе Ким Чен Ын да кылыч бүләк итте.
2014 елда Архангельскида «Титан» компаниясе директоры Путинга гер бүләк итте.
Омск шәһәреннән Анатолий Коненко бүләк иткән әйбер – Россиянең 18 патшасы сурәте ясалган гравюраны Путин кабул итте, әмма җирле музейга калдырды.
Белоруссия президенты Лукашенко «Беларус» тракторы бүләк итте.
Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон кавын һәм карбызлардан ясалган ике пирамида бүләк итте.
Көньяк Осетия башкаласы мэры Цхинвалдагы бер урамга Путин исеме бирде.
Түбән Новгородта боксчылар бокс перчаткалары бирде.
Япония премьеры Синдзо Абэ дөгедән ясалган шарәб – сакэ бүләк итте. Молдавия президенты Игорь Додон үзе ясаган йөзем шәрабын кисмәкләп бирде.
Молдавия президенты Владимир Воронин бәллүр крокодил бирде. «Крокодил – артка чигенми торган хайван», – дип аңлатты ул.
Юрий Лужков – кәҗә, Мортаза Рәхимов һәм Орел губернаторы ат бүләк итте. Ул вакытта Түбән Кама мэры булган Илсур Метшин Вадик кушаматлы бәләкәй ат биргән иде.
Шойгу Кони кушаматлы лабрадор бүләк итте, Төрекмәнстан президенты Гурбунгулы Бердымөхәммәтов – алабай. Болгария премьер-министры – болгар овчаркасы, Япония губернаторы акита-ину токымлы эт биргәне бар.
Путинга алмагач үсентеләре дә биргәннәре бар. Башкортстандагы бер авыру баланың әнисе Путинга шарф бәйләгән иде.
2010 елда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты кызлары, Путин өчен үзләре фотога төшеп, эротик календарь әзерләгән иде. Путин читенсенүен, әмма бүләкне ошатуын әйтте.