news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путинның тәрҗемәчесе Садыйков Көнбатыш социаль челтәрләрендә танылды

news_top

Россия Президенты Владимир Путинның тәрҗемәчесе Алексей Садыйков Россия лидерының АКШ Президентының махсус вәкилләре Стивен Уиткофф һәм Джаред Кушнер белән сөйләшүләреннән соң Көнбатыш социаль челтәрләрендә популярлашты. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Социаль челтәр кулланучылары белгечнең һөнәри осталыгына һәм сөйләү рәвешенә сокланды. 15 ноябрьдә Садыйков көтелмәгән популярлыгы турында фикерен белдерде.

Садыйком бу турыда «Звезда» телеканалына сөйләгән. Ул үзенең һәм хезмәттәшләренең үз эшен эшләвен һәм аны мөмкин кадәр яхшырак башкарырга тырышуын әйткән. Кремльдәге очрашудан соң, тәрҗемәче катнашындагы видеоязмалар социаль челтәрләрдә тарала башлаган. Кулланучылар аның һөнәри осталыгына, йөз мимикасының үзенчәлекле булуына, шулай ук Россия Президентының сүзләрен генә түгел, ә интонациясен дә төгәл җиткерә алуына игътибар иткән.

Чит ил тамашачылары комментарийларда Садыйковның сөйләме төгәл булуын, игътибарын туплый һәм үз-үзен тота белүен билгеләп үткән. Кайберәүләр аның инглиз телен яхшы белүен дә югары бәяләгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар