news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путинның Россия Президенты булганына 25 ел

news_top
Путинның Россия Президенты булганына 25 ел

25 ел элек Владимир Путин Россия президенты булды.

1999 елның 31 декабрендә Россия дәүләте башлыгы Борис Ельцин Россия гражданнарына телевизордан мөрәҗәгать итеп, Россия тарихы барышын үзгәртте. Ул традицион Яңа ел котлавы буларак башланса да, күпчелекнең хәтерендә: «мин китәм» һәм күп еллар дәвамында илнең чын лидерына әверелгән кеше исеме белән истә калды.

«Мин китәм, мин булдыра алганның барысын да эшләдем. Миңа алмашка яңа буын килә – күбрәк һәм яхшырак эшли алучылар буыны», – диде ул.

«Конституция нигезендә, отставкага киткәндә, Мин Россия Президенты вазифаларын Владимир Владимирович Путинга йөкләү турындагы Указга кул куйдым. 3 ай дәвамында, Конституция нигезендә, ул дәүләт башлыгы булачак. Ә 3 айдан, шулай ук Россия Конституциясе нигезендә, Президент сайлаулары узачак.

Мин һәрвакыт россиялеләрнең гаҗәеп зирәклегенә ышана идем. Шуңа күрә сез 2000 елның март ахырында нинди сайлау ясаячагыгызга шикләнмим», – дип, сенсацион белдерү ясады Ельцин.

Кремльдән чыгып киткәндә, ул Путинга: «Россияне саклагыз!» – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар