Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путинның Петербургтагы чыгышы: балалар пособиеләре, хезмәт хакы, Украина

news_top_970_100
Путинның Петербургтагы чыгышы: балалар пособиеләре, хезмәт хакы, Украина

Россия президенты Владимир Путин Петербургтагы икътисади форумда чыгыш ясый. Аның чыгышыннан кайбер сөземтәләр:

- Былтырның икенче кварталы икътисад өчен иң кыены булган. Әмма дәүләт стратегиясе уңышлы булган, җитештерү 3,3 процентка арткан.

- Без җаваплы кредит сәясәтен саклап калдык.

- Россиядә инфляция башка илләргә караганда азрак һәм тарихи минимум тирәсендә. Инфляция – 2,9%, эшсезлек – 3,3%. Беркайчан да Россиянең яңа заман тарихында алай түбән булганы юк иде.

- Россия оборона өчен чыгымнарны арттырырга тиеш.

- Россиянең финанс мөмкинлекләре хәерчелекне, тигезсезлекне бетерү курсын дәвам итәргә мөмкинлек бирә. 2022 елда 1,7 млн кеше хәерчелек чигеннән чыкты.

- Санкцияләр аркасында ябык, идарә ителә торган икътисадка кайтырсыз, дип юраганнар иде, без башка юл сайладык.

- Халыкның табышы арта башлады.

- 2030 елга кадәр 100-500 кешелек авылларны сыйфатлы Интернет белән тәэмин итәргә кирәк.

- Без алга таба да юллар төзиячәкбез, аеруча Көньяк – Төньяк юнәлешкә.

- Якындагы 5 елда Россия сәүдә флотын яңарта. 2028 елга кадәр 260 кораб төзеләчәк.

- Былтыр кунакханәләр салу өчен 4,2 млрд бирелгән иде, быел 11 млрд бирелә.

- Былтыр сәүдә экспорты рекорд куйды – $592 млрд.

- 1,5 яшькә кадәр пособие, анасы эшли башлауга карамастан, сакланырга тиеш.

- 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы 18,5%ка арта.

- Дөньдагы үзгәрешләр кардиналь һәм кире кайтарып булмаслык.

- Россия бәяләр сикерүен булдыра алмый калды.

- Россия «нефть энәсеннән» котыла алды.

- Инвалид балаларны караучыларга һәм шул ук вактта эшләүчеләргә пособие түләргә кирәк. Законнарга «өлешчә эшләү» төшенчәсен кертергә кирәк.

- Бизнес кешегә зыян китерү белән бәйле булмаса, аны тикшерергә кирәкми.

- Украина һөҗүм иткән бер генә юнәлештә дә максатына ирешә алмады, аларның югалтулары безнекенә караганда 10 тапкыр күбрәк.

- Минем дусларым арасында яһүдиләр күп, алар әйтүенчә, Зеленский яһүди түгел, ул – яһүд халкының хурлыгы.

- Зеленский бу гарипләрне – неонацистларны яклый.

- Бандеровчылар белән ничек көрәшмәскә? Украинаны денацификацияләү – иң әһәмиятле бурычларның берсе.

- Украинада мактау мөнбәренә нацистлар, Гитлерны дәва итүчеләр күтәрелгән.

- Контрһөҗүм вакытында ВСУ 186 танк һәм 418 бронемашина югалткан. Украинада «Леопард» танклары яна, «Ф-16» самолетлары да яначак.

- Без хәрби көчләрне кулланырга һәм ЛДНРны танырга, Россия составына алырга мәҗбүр булдык.

- Россиядә пилотсыз очкычларга бәйле проектларны массакүләм кертергә кирәк.

- Россиянең икътисады югары хезмәт хаклы икътисад булырга тиеш.

- 2014 елда Көнбатыш илләре ярдәмендә Украина режмы сугыш башлады, бу хакта Көнбатышта әйтмиләр.

- Озакламый Украинаның техникасы калмаячак, алар кулланганы – читтән кергән, алай озак сугыша алмыйсың.

- Минск килешүләрен төзегәндә, без түгел, безне алдадылар.

- Белгород һәм Кремльгә атака – Россияне җитди җавап бирергә котырту.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100