Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путинның инаугурациясенә кайсы илләр килүдән баш тарткан?

news_top_970_100
Путинның инаугурациясенә кайсы илләр килүдән баш тарткан?
Фото: kremlin.ru

Көнбатыш Европа илләре, шул исәптән Бөекбритания 7 майда булачак Россия президенты инаугурациясенә килмәячәк. Европа берлеге илләренең дипломатия буенча башлыгы Жозеп Боррель берлеккә кергән илләргә инаугурациядә катнашуны тыйган.

Әмма «Reuters» хәбәр итүенчә, Франция илчесен җибәрәчәк, дип яза РБК.

Европа берлеге хәбәр итүенчә, Көнбатыш Европа илләре церемониягә чакыру алган. Кайбер Европа илләре – Бөекбритания, Эстония, Чехия – инаугурациягә бойкот игълан итте. АКШ әлегә бу хакта белдерү ясамады, әмма «Reuters» язуынча, АКШ вәкилләренең катнашуы шикле. Литва да инаугурациядә катнашмый.

Әрмәнстанның Илкүләм җыены рәисе Ален Симонян әйтүенчә, премьер-министр Никол Пашинян инаугурациягә бармаячак, сәбәп – Мәскәү белән Ереван арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы булуы. Февральдә Пашинян Күмәк иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) эшчәнлегендә илнең катнашмавын да белдергән иде.

Россия президентының ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерүенчә, традиция буенча инаугурациягә илчеләр чакырыла. Ул барлык илләрнең, шул исәптән «дус булмаган» илләрнең илчеләре дә инаугурациягә чакырулы булуын әйткән.

Владимир Путинның инаугурациясе 7 майда узачак. Бу – аның 5нче тапкыр президент вазифасына керешүе. Март аенда узган сайлауда Путин өчен 87,28% сайлаучылар тавыш бирде. Сайлаучыларның 77, 49%ы катнашты, 87,5 млн кеше тавыш бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100