Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путинның Астанадагы матбугат конференциясе: өлешчә мобилизация, махсус операция хакында

Казахстан башкаласы Астанада Россия президенты Владимир Путин мобилизация, махсус операциягә кагылышлы сорауларга җавап бирде. «Интертат» бу очрашудагы иң әһәмиятле сорауларга җавапларны тәкъдим итә.

news_top_970_100
Путинның Астанадагы матбугат конференциясе: өлешчә мобилизация, махсус операция хакында
Кремлин.ру

Украинага НАТО гаскәрләре кертү мөмкинлеге турында:

«Украинага ниндидер гаскәрләрнең кертелүе һәм Россия армиясе белән турыдан-туры бәрелеш – куркыныч адым, ул катастрофага китерергә мөмкин. Бу хакта сөйләүчеләрнең мондый куркыныч адымнар эшләмәскә акылы җитәр, дип өметләнәм».

Махсус операция турында:

29 объектның 7сенә тимәде, (Украинага ракета һөҗүмнәре турында сүз бара) шуңа күрә хәзерге вакыттагы массакүләм һөҗүмнәрнең кирәге юк, хәзерге вакытта – башка бурычлар. Аннары күз күрер.

Мин барысы да аңлаешлы булуын телим. Хәзер булган хәлләр, җиңел генә итеп әйткәндә, күңелле түгел. Әмма шуны ук без соңрак кабат күрер идек, әмма безнең өчен начаррак шартларда. Мин бернәрсәгә дә үкенмим. Барлык гамәлләр дә дөрес һәм вакытлы булды. Без Украинаны тар-мар итү бурычын үз алдыбызга куймыйбыз.

Өлешчә мобилизация хакында:

Ике гаскәрләр арасындагы чикнең озынлыгы 1100 километр тәшкил итә, аны контракттагылар белән генә тотып тору мөмкин түгел.

Барлык мобилизацияләнгәннәр дә әзерлек узарга тиеш. Әзерлек 5 көннән 10 көнгә кадәр вакытны ала, частьта – 5 көннән 15 көнгә кадәр, аннары гаскәрдәге күнекмәләр. 33 мең мобилизацияләнгән инде подразделениеләрдә, 16 меңе хәрби бурыч үти.

Ике атна эчендә барлык мобилизацион чаралар да төгәлләнер, дип уйлыйм.

Песков соңыннан: «Путинның сүзләре «мобилизация ике атнадан соң төгәлләнә» дигәнне аңлатмый».

Мобилизацияләнгән гражданнарның әзерлек үтүен ачыклау буенча инспекция үткәрсеннәр өчен, Иминлек советына бурыч куям.

Оборона министрлыгы өлешчә мобилизация башланганда 300 мең кешене түгел, азрак кешене чакыруны күз алдында тоткан иде. Бу санны арттыру (300 мең кешене) ниятләнми. Хәзерге вакытта 222 мең кеше мобилизацияләнгән. Хәзер аларның күнекмәләре арттырылачак.

«Мобилизациянең яңа дулкыны» булырмы, дигән сорауга:

Өстәмә берни дә планлаштырылмый. Оборона министрлыгыннан бернинди тәкъдимнәр булмады һәм якын арада бернинди кирәклеген дә күрмим.

Өлешчә мобилизация вакытындагы хокук бозулар турында (Путин «бестолковщина» сүзен кулланды):

Бу – дистә еллар кулланылган иске хисап формалары белән бәйле. Мобилизацион чаралар уздыра башлагач кына аларның нинди сыйфатта икәне ачыкланды. Хәзер бу мәгълүмати база яңартыла, һәм ул максималь ачык булырга тиеш. Минемчә, сыйфаты да яхшырыр.

Өлешчә мобилизация башлангач илдән киткән кешеләр турында:

Мин эмоциональ бәя түгел, юридик бәя бирер идем. Һәр конкрет очракта һәм конкрет кешегә хокукый бәя бирергә кирәк. Кемдер нәрсәдәндер куркып киткән, кемдер мобилизациядән качып киткән, кемдер – башка нәрсәдән. Һәр очракта юридик бәя бирергә кирәк.

Кырым күперендәге шартлау буенча:

ФСБ шартлаткычның диңгез юлы белән Одессадан җибәрелгәнен ачыклады, әмма бу – ашлык белән бергә җибәрелгәнме-юкмы – анысы төгәл билгеле түгел. Әгәр гуманитар коридорлар терактлар өчен кулланыла икән, бу – «ашлык килешүе»н сорау астына куя. Шулай икәнлеге ачыкланса, гуманитар коридорларны ябачакбыз.

Кырым терактыннан соң, бу – объектта контрольне көчәйтергә бурыч булды һәм анда гына түгел.

Украина белән сөйләшүләр турында:

Киев яныннан гаскәрләр китү белән, Киевның сөйләшүләрне дәвам итәргә теләге бетте.

Киев сөйләшүләргә әзер булса, арадашчылар турында сөйләшергә була.

Төркия президенты кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә, мәсәлән, әсирләрне азат итүдә зур роль уйнаган, без моның өчен аңа (Рәҗәп Эрдоганга) рәхмәтле.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашчы роленә шулай ук әзер, президент гуманитар мәсьәләләр белән шөгыльләнә, без аңа шулай ук рәхмәт әйтәбез.

Һиндстан, Кытай сөйләшүләр кирәклеге турында әйтә, алар – безнең якын партнерларыбыз. Әмма Киевның позициясен дә беләбез, ул безгә сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирми.

НАТО һәм АКШ турында: («Украинада җиңү – ул НАТОның җиңелүеме» дигән сорауга):

Украинаның җиңелүе нәрсә ул? Һәркем үзенчә аңлый. Кырымның 2014 елда Россия субъектына әйләнүе – ул җиңелүме, нәрсә? Аңларга кирәк.

Байден (АКШ президенты) белән сөйләшүнең кирәген күрмим, минем G20гә бару-бармавым әлегә ахыргача хәл ителеп бетерелмәгән. («Зур егермелек» – Индонезиядә ноябрь аенда планлаштырылган дөньякүләм очрашу, анда Россия президенты да, Украина президенты да булырга тиеш, дигән хәбәрләр чыккан иде).

«Северный поток» газүткәргечен шартлату турында:

Германиянең НАТО таләпләрен үтәвен Путин немец халкына зыянга дип саный. Германиянең эчке хәлләре берәүне дә кызыксындырмый, шулай булмаса, «Северный поток» газүткәргечен шартлатмаслар иде.

Украин музыкасын тыңлаган кешене кулга алу турында:

Без рус мәдәниятен юкка чыгаруга нәфрәтләнәбез һәм үзебезне шул рәвешчә үк тотарга тиеш түгелбез.

Таҗикстан һәм Кыргызстан арасындагы конфликт турында:

Таҗикстан һәм Кыргызстан җитәкчеләре белән сөйләшү уңышлы узды, ике ил арасында кабат бәрелешләр булдырмау өчен чаралар күрелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100