news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путинның сәламәтлеге ни хәлдә?

Президент үзенең сәламәтлеге турында “башкаларныкы кебек үк” диде. 

news_top
Путинның сәламәтлеге ни хәлдә?

Россия Президенты Владимир Путин сәламәтлеген кайгыртырга тырыша һәм бүген аның белән “барысы да яхшы”. Бу хакта ул үзенең зур матбугат конференциясендә әйтте. 

Еллык зур матбугат конференциясе барышында бер журналистының сәламәтлек турында соравына дәүләт башлыгы һәрвакыттагыча: “Көтмәгез дә” дип җавап бирде.

Президент үзенең сәламәтлеге “Нәкъ башкаларныкы кебек үк” дип әйтте. “Аллага шөкер, мин спорт белән шөгыльләнәм, минем белән бар да тәртиптә, сәламәтлегемне кайгыртырга тырышам. Һәркемдәге кебек, сезон арасында грипп яки шуның белән бәйле берәр нәрсә булырга мөмкин. Ләкин бүгенге көндә барысы да тәртиптә, зур рәхмәт”, - диде ил башлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар