Путинның матбугат сәркатибе Песков Яңа елны ничек каршылаган?
Олимпия чемпионы Татьяна Навка ире белән бәйрәм иткәндә төшкән фотосын күрсәтте.
Россия Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның хатыны - фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Татьяна Навка, аларның кызлары Надя үсеп килә.
Татьяна Навка ире белән Яңа ел каршылаганны Инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте. «Яңа ел белән. Песковлар гаиләсе», — дип яза Навка.
Алар Яңа елга кадәр бер ай чамасы бергә җыелыша да алмаган, эшләре бик тыгыз булган.
«Россия Президентының матбугат сәркатибе арыган, ләкин бәхетле күренә. Моңа кадәр Песков соңгы вакытта хатыны Навка белән күрешергә дә вакытлары булмавын, эшләр бик тыгыз икәнен әйткән иде. Аның сүзләренчә, бу бер ай чамасы дәвам иткән», дип язды «МК» сайты.