Путинның быелгы Яңа ел мөрәҗәгате рекорд дип табылган - видео
Россиянең көнчыгышында яшәүчеләр Россия президентының чыгышын инде карады.
Россиянең көнчыгышында яшәүчеләр президент Владимир Путинның Яңа ел мөрәҗәгатен инде карады.
Путин бәйрәмдә эшләүчеләрне — хәрбиләрне, табибларны аерым котлады. Яңа ел тылсымлы, ул якты уйлар белән тулы, ди Президент
Путин әти-әниләргә игътибарлы булырга өндәде. Яңа елны якынарыбыз — гаиләбез, дусларыбыз, балаларыбыз белән каршылау зур бәхет, ди Путин.
Президент коронавирус эпидемиясен телгә ала, якыннарын югалтучыларның кайгыларын уртаклаша.
Путин илнең куркынычсызлыгын саклау кирәклеген әйтә, икътисадны торгыздык, ди.
Путинның быелгы мөрәҗәгате иң озыны булган. Президент алты минут һәм 22 минут сөйләгән. Бу — Путинның рекордлы чыгышы. Дөрес, 2000 елга кергәндә Борис Ельциннның отставкага китүе турында игълан итүе озаграк булган.