Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путинга шалтыраткач, Якутиядә яшәүче малайга «Кэскилээнэ» исемле сыер биргәннәр

Дүрт ел элек бу гаиләнең йорты да янып беткән булган.

news_top_970_100
Путинга шалтыраткач, Якутиядә яшәүче малайга «Кэскилээнэ» исемле сыер биргәннәр
Салават Камалетдинов

Якутиянең Арылах авылында яшәүче малай Россия Президенты Владимир Путин белән «Туры элемтә» вакытында сыер сораган иде. Хәзер аңа «Кэскилээнэ» исемле сыер биргәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Видеодан күренгәнчә, сыер көрән төсле.

Малай «туры элемтә» вакытында шалтыратып, аларның гаиләсенә сыер алышуларын сораган. Аның соравын Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырганнар.

Аннары министрлык малайның гаиләсенә «Агоростартап» программасында катнашырга тәкъдим иткән. Шуннан грант биргәннәр. Грант акчасына сыер алганнар.

Моннан тыш, малайның гаиләсенә торак шартларын яхшыртырга да ярдәм итәргә җыеналар. Дүрт ел элек аларның өе янган булган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100