news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путинга кем ашарга пешерә?

Путин белдерүенчә, аның ФСО пешекчеләреннән тыш, ашарга пешерүчесе юк. 

news_top
Путинга кем ашарга пешерә?

Россия Президенты матбугат чараларында үзенең пешекчесе дип атый торган эшмәкәр Евгений Пригожин эшчәнлегенә бәйле мәгълүматка җавап бирде.

Эшмәкәр Евгений Пригожин Россия Президентының пешекчесе түгел. Чөнки президент өчен бары тик Федераль сак хезмәте генә ашарга әзерли. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

“Минем барлык пешекчеләрем дә Федераль сак хезмәте эшчеләре. Алар төрле дәрәҗәдәге хәрбиләр. Минем башка пешекчеләрем юк. Бу төгәл, ачык. Һәм кабаттан моңа әйләнеп кайтырлык булмасын”, – диде Владимир Путин эшмәкәр Евгений Пригожин эшчәнлеге турында мәгълүматка җавап биргәндә. Әлеге эшмәкәрне матбугат чараларында “Путинның пешекчесе” дип атыйлар.

Президент сүзләренчә, “әгәр кем дә кем тамга тагарга тели икән, бу аларның эше” һәм монда бер генә куркыныч нәрсә дә юк: “Менә шундый сәяси мәшәкатьләр килеп чыга инде”. Путин имин туклану төшенчәсе барлыгын һәм аның белән бары тик Федераль сак хезмәте генә шөгыльләнүен дә әйтте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар