Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путинга һөҗүм әзерләнгән булган – Никита Михалков

news_top_970_100
Путинга һөҗүм әзерләнгән булган – Никита Михалков
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия элиталары, Украинадагы махсус операция геройларын кулланып, РФ Президенты Владимир Путинга һөҗүм ясарга тырышырга мөмкиннәр. Бу хакта режиссер Никита Михалков үзенең «Бесогон» дигән программасында белдерде. Ул ышанычлы чыганаклардан алынган мәгълүматка нигезләнүен әйтә. Һөҗүмнең бөтен стратегиясен ул тасвирлап биргән, дип яза «МК».

Михалков Россия лидерының сүзләрен искә төшерде: Путин үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп Ватанны якларга махсус хәрби операция зонасына киткән гражданнардан илнең яңа элитасын формалаштырырга чакырган иде.

Әмма, Михалков фикеренчә, Президентның Россия элиталары алмашынуы турында әйткән сүзләрен башка яктан күрсәтергә тырышалар. Һәм ни өчен икәне аңлашыла: яңа элиталарның килүе «гадәттәгечә яшәргә күнеккән һәм алга таба да шулай яшәргә теләгән» «элекке элита»ларның китүен күздә тота, ә алар каршылык күрсәтәчәк, ди Михалков.

«Мин сезгә бу мәгълүматны кайдан алганыбызны әйтмим, ләкин аның мәгънәсе: кешеләр аңына фронттан кайтучылардан куркыныч янаячагы турында фикер кертү. Ягъни, ниндидер мәгънәдә президент әйткән сүзләрнең мәгънәсен киметү», – дип аңлатты режиссер.

Аның сүзләренчә, Путинга һөҗүм берничә тезисны алга сөрүдән гыйбарәт. Бу – мәгълүмат кампаниясе генә түгел, ә Россиянең беренче заты әйткәннәрне компроматлау омтылышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100