news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин журналист Голунов белән бәйле эшне башбаштаклык дип атады

Путин журналист Голунов белән бәйле эшне башбаштаклык дип атады

news_top
Путин журналист Голунов белән бәйле эшне башбаштаклык дип атады
Россия Президенты Владимир Путин Осако (Япония) шәһәрендә узган матбугат конференциясендә "Медуза" журналисты Иван Голуновка бәйле сорауга җавап бирде. 

"Голунов белән бәйле вәзгыятькә килгәндә, анда гаделсезлек түгел, башбаштаклык. Бу башбаштаклык тикшерелергә һәм ул мәсьәләгә карата тиешле карар кабул ителергә тиеш", - диде Путин. 

"Медуза" сайты журналисты Иван Голунов 6 июнь көнне наркотиклар сатуда гаепләнеп кулга алынды. Ул үзенең гаепсез икәнлеген, кулга алуны үзенең профессиональ эшчәнлегенә бәйле икәнен әйтте. Журналистны күпсанлы коллегалары, сәясәтчеләр яклап чыкты. Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе каршында пикетлар башланды. 

Соңрак Голуновка карата булган гаепләүләрнең урынсыз булуын таныдылар. Журналистны кулга алуның инициаторлары - Эчке эшләр министрылыгының ике генералы, Андрей Пучков һәм Юрий Девяткин эшеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар