Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин юлламасы барганда мәзәк карашы белән танылган хәрби: «Хатын белән бергә көлдек»

news_top_970_100
Путин юлламасы барганда мәзәк карашы белән танылган хәрби: «Хатын белән бергә көлдек»

Владимир Путинның юлламасы вакытында залдагы бер хәрбине «эләктереп» алдылар. Ул күзләрен зур ачып камерага карый. Бу видеоны инде төрлечә төрләндерделәр, «скример» (кисәк нидер килеп чыгып куркыта торган видеоролик) дип тә язалар, хәрбине мыскылларга теләүчеләр дә юк түгел.

Иң башта ул видеога күз салыйк.

Хәрбидән комментарий алганнар. «Сез эфир йолдызы булдыгыз», – диләр аңа. «Мин күрдем инде», – дип көлә хәрби. Ул үзенең мондый кыяфәттә чыкканына юмор белән караганын гына әйткән, дип яза «SHOT». «Хатын юлламаны караганда җибәрде. Хатын белән бергә көлдек», – дип әйткән ул.

Ул – прапорщик Сергей Токарь. Махсус операциядә катнашкан, кулын яралаткан. Ул хезмәт иткән часть Украина хәрби көчләренең зур отряды белән бәрелешкә керә. Сергей Токарь үз иптәшләренең алга баруын тәэмин итеп, ут ача. Мина шартлау нәтиҗәсендә кулы яралана, әмма шуңа да карамастан, атуын туктатмый. Аннары аны хастаханәгә алып китәләр.

Сергей Токарь кире стройга кайтуын әйткән. «Тормыш дәвам итә», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100