Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин әйтте: ил башлыгы бензин бәясе, пенсия яше, дару сыйфаты һ.б. турында

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзенең традицион зур матбугат конференциясен уздырды. 3 сәгать тә 45 минут барган очрашуда Путин 61 сорауга җавап бирде. "Интертат" ил башлыгының халык өчен иң мөһим фикерләрен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Путин әйтте: ил башлыгы бензин бәясе, пенсия яше, дару сыйфаты һ.б. турында
Пенсия яшен арттыру турында

Владимир Путин пенсия яшен арттыру котылгысыз дип саный. Бу илдә эшли торган гражданнарның кимүе һәм пенсионерларның саны арту белән бәйле, - диде ул бүген матбугат очрашуында.

Путин 2000 еллар башында пенсия яшен арттыруга катгый каршы булуын искә төшерде. "Ул вакытта тормыш озынлыгы да, эшләүчеләр белән пенсионерларның чагыштырмасы да башкача иде, - дип искәртте ул. - Хәзер бар да төптән үзгәрде. Эш шунда ки: эшләүчеләр саны азайганнан азая бара. Әйе, биш-җиде ел без тыныч яшәячәкбез. Әмма ул биш-җиде ел узганнан соң илебез моны эшләргә мәҗбүр булачак. Тик бу очракта моны кискен, күчеш чорларыннан, ташламалардан тыш, шул исәптән, хатын-кызлар өчен дә, эшләргә туры килер иде", - диде Владимир Путин.

Россиядә эшләнгән дарулар чит илнекеләрдән начаррак түгел, дип белдерде үзенең зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин.

"Димәк, без импортлы әйберләрдән тулысынча котылырга тиеш. Әгәр чыннан да импортлы дару кирәк икән, ул билгеләнергә тиеш", - диде ул.

Путин Россия даруларының экспортка чыгарыла башлавын әйтте, экспорт күләме якынча 700 млн сум тәшкил итә.

Ил башлыгы Россиядә тормыш өчен кирәкле 80% даруларның җитештерелүен әйтте, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк дип белдерде.

Авыл хуҗалыгына һәм җитештерүчеләргә ярдәм турында

Россиядә авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү дәвам итәчәк, дип белдерде Россия Президенты Путин.

"Авыл хуҗалыгы - инде күптән милли проект. Аңа ярдәм итүгә йөзләгән миллиард сум акча тотыла. Ярдәм итү - зур хуҗалыклар буенча булсынмы, фермерлар буенча булсынмы, авыл хуҗалыгының башка тармаклары буенча булсынмы - дәвам итәчәк", - диде ул.

Шул ук вакытта Путин авыл хуҗалыгында җитештерүнең берникадәр кимүенә борчылмавын белдерде.

Президент Россиядә сәнәгатьчелекне үстерүгә юнәлтелгән берничә дәүләт программасы барлыкка киләчәген дә әйтте.

"Быел 10 ай эчендә Россиядә азык-төлек җитештерү күләме 13% артты, бу саннар ризыкны куллану артуын да дәлилли. Кием-салым, аяк киеме җитештерү 9% артты", - диде ул. Путин бу күрсәткечләрнең яхшы булуын искәртте.

Россия Президенты илдә сәнәгатьчелек үсешенең ВВП үсешеннән югарырак икәнен әйтте.

Алдагы елларда илдә сәнәгатьчелекне үстерүгә 1,376 трлн сум биреләчәген хәбәр итте. "Без сәнәгатьчелекнең аерым тармакларын үстерүгә юнәлтелгән берничә программа булдыруны планлаштырабыз", - диде Путин.

Ил башлыгы фикеренчә, хәзерге вакытта сәнәгатьчелекне үстерү тиешле күләмдә башкарылмый. "Шуңа җиңел сәнәгать, авиация һәм башка тармакларны үстерүгә багышланган программалар булдырылачак", - диде ул.

Чүп эшкәртү заводы турында

2024 елга кадәр Россиядә кимендә ике йөз чүп эшкәртү заводы төзелергә тиеш, диде Путин.

"2024 елга кадәр без 200 чүп эшкәртү заводы төзергә тиеш. Белмим, бу гына җитәрме, әмма ике йөзне булса да без ясарга тиеш", - диде ул. 

Интернетта җаваплы булу турында

Интернетта дәүләт флагларын мәсхәрә итү өчен җаваплылык дөнья пәрәвезеннән тыш булган тормыштагы кебек булырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин бүген шундый фикерен дә җиткерде.

"Интернеттан читтә җаваплылык бар икән, ул интернетта да булырга тиеш. Интернетта үз-үзеңне тоту аның читләрендәге гамәлләреңнән нәрсәсе белән аерыла? Бу шул ук җәмгыять. Өстәвенә, интернет безнең тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керде", - диде президент.

Ул дәүләт флагын һәм дәүләтнең башка символларын мәсхәрә итү өчен җаваплылык күп илләрдә булуын искә төшерде.

"Үз илеңә хөрмәт белән карарга кирәк. Бөтен җирдә дә үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар", - дип өстәде Владимир Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100