Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин ярдәмчесе: «Җәмгыять белеме дәресләренең файдасы юк»

news_top_970_100

Россия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җәмгыять белеме дәресләренең укучылар өчен кирәге юклыгын әйтте. Мурманск өлкәсендә укучылар белән очрашканда ул шул хакта әйткән, дип яза «Комсомольская правда».

«Мин бүгенге рәвештәге җәмгыять белемен файдасыз дип саныйм. Хәзерге килеш булганда аның тормышта файдасы булмаячак», – дигән Мединский. Ул, бу предметны яхшыртырга кирәк, дигән.

Җәмгыять белеме – ЕГЭ бирелә торган фән. Ул үз эченә икътисад, хокук белеме, политология, социология һәм философияне ала.

Былтыр апрель аенда Мәгариф министрлыгы җәмгыять белемен 2025 елның сентябреннән 6-8 классларда укытмау турында фәрман чыгарды. Ул 9 класстан гына укытыла башлый.

Әлегә бу фәнгә 6-9 классларда атнасына 1 сәгать укыту каралган, 10-11 классларда – 2 сәгать. Хәзер ул 6,7, 8 классларда укытылмый, 9, 10 класста 1 сәгать укытылачак, 11 класста – 2 сәгать.
Мединский, җәмгыять белемен алып ташлау зыянлы булмаячак, ди, чөнки укучылар тарих буенча кирәкле белемнәрне тарих дәресендә укыячак икән.

Җәмгыять белеме 2000 еллар башыннан бирле укытыла. Хәзерге дәреслекләрне юристлар тәныйтьләде – мәсәлән, Мәскәү дәүләт юридик академиясе проректоры Владимир Синюков, «күпсанлы юристлар исеменнән» җәмгыять белеме дәреслекләрендә «формаль, эгоистик юридик мөнәсәбәт» барлыгын әйтте.

Яңа дәреслекләр «Россиянең иң яхшы ил» икәнен җиткерергә тиеш, дигән максат куйган Мәгариф министрлыгы, дип яза «Коммерсантъ».

Мединский 11 класс укуны да дөрес түгел дигән иде, чөнки яшьләр 19 тулганда гына кем булырга икәнен уйлый башлый, дигән ул. Киләчәктә урта белем алу вакыты кыскарачак, мөмкин кадәр иртәрәк профессиональ белем бирүгә басым ясалачак, дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100