Бүген Россия президенты яңа срокка барачагын әйтте. Путин үзенең моңа кадәр киләсе срокларга сайланмавы хакында әйтүен искә төшерде һәм ни өчен шушындый карарга килүен әйтте. РИА Новости телеграм каналында Путинның бу хакта әйтүе ролигы куелган.
Зур Кремль залында Владимир Путин Россия Геройларына «Алтын йолдыз» ордены тапшырды. Анда катнашкан «Спарта» батальоны командиры, ДНР Герое, ДНР Халык советы рәисе Артем Жога Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.
- Владимир Владимирович, Сез Донбасс өчен күп эшләдегез. Федерация Советы Россия Президентын сайлау көнен билгеләде. Мин үзебезнең барлык халкыбыз – барлык Донбасс, барлык яңа кушылган җирләр исеменнән, бу сайлауда катнашуыгызны сорар идем, чөнки эшлисе эш бик күп. Сезнең гамәлләрегез нәтиҗәсендә Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре ирек, сайлау мөмкинлеге алды.
Без Россия Федерациясе сайлауларында катнашырга телибез. Сез – безнең президент, безгә интеграция кирәк, социаль өлкәдә, башкасында интеграция, икътисади форматлар кирәк, һәм гадәти, кешечә, тыныч тормыш кирәк. Һәм сезнең җитәкчелектә без моны эшләргә телибез. Сез – безнең президент, без сезнең команда. Сез безгә кирәк, Сез Россиягә кирәк, – диде Жога.
- Зур рәхмәт, яшереп тормыйм, төрле вакытта минем төрле фикерләр булган иде. Әмма хәзер, сез хаклы, хәзер шундый вакыт – карар кабул итәргә кирәк. Мин Россия президенты вазифасына кандидатурамны куячакмын, – диде Путин.
Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков бу чыгышның алдан әзерләнмәгән, шул урында барлыкка килгән булуын әйтте. «Аңа сорау бирделәр, ул җавап бирде. Ул кешеләрнең мөрәҗәгатенә җавап», – диде ул. Бу чыгыш алдан әзерләнгәнме дигән сорауга ул «Юк», дип җавап биргән.
Артем Жоганы Путин ышынычлысы итеп күрергә теләгән һәм ул риза булган.
Россия Президентын сайлаулар өч көн — 2024 елның 15-17 мартында узачак.
Владимир Путин өчен бу – бишенче срок. 1999 елның 31 декабрендә Борис Ельцин үз теләге белән президентлыктан китү сәбәпле, ул президент вазифаларын башкаручы булып калды. 2000 елның мартында сайлауда Путин 51,95 процент тавыш җыеп, президент итеп сайланды һәм 2000 елның 7 маенда президент булды.
2004 елда, 71 процент тавыш җыеп, кабат президент итеп сайланды.
2008 елда Дмитрий Медведев президент итеп сайланды, Путин Хөкүмәт рәисе вазифасына билгеләнде.
2012 елда президент срогы 4 елдан 6 елга арттырылды. 2012 елгы сайлауда Путин 63,6 процент тавыш җыеп сайланды.
2018 елда Путин 76,7 процент тавыш җыеп, дүртенче срокка сайланды. 2018 елның маенда Путин, Конституциядәге чикләүләрне исәпкә алып, яңа срокка сайланмаячагын әйткән иде. Бүгенге чыгышында Путин шушы хакта әйтүен искә төшерде булса кирәк. Әмма 2020 елда Конституциягә үзгәрешләр кертү сәбәпле, Путин бишенче срокка да президентлыкка кандидатурасын күрсәтү хокукына ия булды.