Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Яңа ел мөрәҗәгатендә үпкәләрне үткән елда калдыруны теләде

Илнең көнчыгышында яшәүчеләр Владимир Путинның мөрәҗәгатен тыңлады инде. Ил президенты быелгы мөрәҗәгатендә ниләр сөйләде? «Интертат» Путин мөрәҗәгатен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Путин Яңа ел мөрәҗәгатендә үпкәләрне үткән елда калдыруны теләде

Хөрмәтле Россия гражданнары. Кадерле дуслар!

2022 ел тәмамлана. Бу – авыр, кирәкле карарлар кабул итү, Россиянең тулы суверенлыгын алу юнәлешендә әһәмиятле адымнар һәм безнең җәмгыятебезнең ныклы берләшү елы булды. Бу күп әйберне үз урынына куйган ел булды. Батырлык һәм каһарманлыкны хыянәт һәм тар күңеллелектән аерды. Безнең туганнарыбызга һәм якыннарыбызга мәхәббәттән, дусларыбызга һәм хәрби иптәшләребезгә, Ватанга бирелгәнлектән зуррак көч юк икәнлеген күрсәтте. Бу – чыннан да борылышлы, язмышны үзгәртерлек вакыйгалар елы булды. Алар безнең уртак киләчәгебезгә, безнең чын бәйсезлегебезгә нигез сала торган нокта булды.

Без бүген менә шуның өчен көрәшәбез дә. Россия Федерациясенең яңа территорияләрендә тарихи җирләребездәге безнең кешеләребезне яклыйбыз. Бергәләп төзибез һәм яңаны булдырабыз. Иң мөһиме – Россиянең язмышы. Ватанны саклау – бабаларыбыз һәм киләчәк буыныбыз алдындагы безнең изге бурычыбыз. Әхлакый тарихи дөреслек безнең якта.

Үткән ел безнең илгә дә, бөтен дөньяга да зур, тамырдан борылыш китерә торган үзгәрешләр алып килде. Ел борчылулар, кайгырулар, шөбһәләр белән тулы иде. Әмма безнең күп милләтле халык, Россия тарихының катлаулы барлык дәверләрендә кебек үк, ирлек һәм батырлык күрсәтте. Сүзе белән дә, эше белән дә Ватанны саклаучыларга, безнең солдатларга, офицерларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итте. Без һәрвакыт белдек һәм хәзер моңа тагын ышанабыз: безнең Россиянең суверен, бәйсез, имин киләчәге безгә, безнең көч һәм ихтыярга гына бәйле.

Көнбатыш җитәкчеләре, еллар дәвамында икейөзлеләнеп, үзләренең тынычлык яклы булулары хакында әйтеп килде, шул исәптән, Донбасстагы авыр конфликтны чишү юнәлешендә дә. Чынлыкта, Донбасстагы халык республикаларына карата хәрби, ачыктан-ачык террористик хәрәкәтләр алып барган яңа нацистларны үсендерделәр. Көнбатыш тынычлык турында алдады, һөҗүмгә әзерләнде. Һәм хәзер, оялмыйча, ачыктан-ачык моны таный. Ә Украинаны һәм аның халкын Россияне көчсезләндерү һәм бүлгәләү өчен оятсызларча файдалана. Без моны эшләргә берәүгә дә мөмкинлек бирмәдек һәм бирмәячәкбез.

Россия хәрбиләре, ополченецлар, иреклеләр хәзер үз туган җирләре, дөреслек һәм гаделлек өчен көрәшә. Россия өчен тынычлык һәм иминлек гарантиясе ныклы булсын өчен. Алар барысы да – безнең каһарманнар. Аларга хәзер иң кыены. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны чын йөрәктән Яңа ел белән котлыйм. Минем белән янәшә булганнарны, алгы сызыкта, фронт янында, бәрелешкә керер алдыннан узган хәрби укулардагыларны, госпитальләрдә ятканнарны, яки хәрби бурычын үтәп инде өенә кайтканнарны. Стратегик подразделениеләрдә хәрби дежурлык үткәннәрне. Хәрби көчләрнең барлык составын.

Кадерле иптәшләр! Сезнең чын күңелдән хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм. Безнең зур илебез сезнең көчле ихтыярыгыз, нык булуыгыз һәм батырлыгыгыз белән горурлана. Миллионлаган кеше чын күңеленнән һәм чын йөрәктән сезнең белән бергә. Һәм Яңа ел табынында сезнең хөрмәткә һичшиксез тостлар булачак. Хәрби хәрәкәтләр өчен җаваплы булганнарга бик зур рәхмәт. Фронтны тәэмин иткән машина йөртүчеләргә, тимер юлчыларга. Солдатлар гомере өчен көрәшкән, тыныч халыкны дәвалаган табибларга, фельдшерларга, шәфкать туташларына. Тулы көч белән хезмәт куйган хәрби һәм башка завод хезмәткәрләре һәм инженерларга рәхмәт әйтәм. Гражданлык һәм оборона ныгытмалары төзегән, Донбасс һәм Новороссия шәһәрләрен һәм авылларын торгызган төзүчеләргә.

Кадерле дуслар! 2014 елда, Кырым вакыйгаларыннан соң Россия санкция шартларында яши, әмма быел безгә чын санкцияләр сугышы игълан ителде. Аларны игълан итүчеләр безнең сәнәгатебез, финансларыбыз, транспортыбыз җимерелүне көтте. Бу булмады. Чөнки без барыбыз бергә ныклы запас булдырдык. Безнең бу өлкәдә эшләгәнебез һәм эшләүне дәвам итүебез безнең өчен әһәмиятле өлкә – икътисадны ныгытуга юнәлтелгән. Ә безнең үзебез, үз кызыксынуларыбыз һәм үз киләчәгебез өчен көрәшү, һичшиксез, башка дәүләтләрнең дә гадел, күп поляр юнәлештәге дөнья төзелешенә омтылуына илһам биргән мисал булып тора.

Узган ел миһербанлык, бер-береңә ярдәм итү һәм эшлекле җаваплылык кебек сыйфатларның аеруча мөһим булуын күрсәтте. Башкаларга ярдәм итү теләге булган гражданнар арта бара, алар формаль күрсәтмәләрсез дә берләшә. Сезгә җаваплылык, кешене аңлый белү, киң күңелле булганыгыз өчен рәхмәт әйтергә телим. Төрле яшьтәге һәм матди ягы төрле булган кешеләргә – гомуми эшкә керткән ярдәмегез өчен. Сез хәрби хәрәкәтләрдәге сугышчылар һәм каза күргән шәһәрләр, бистәләр халкы өчен посылкалар җибәрергә складлар һәм транспорт оештырасыз. Федерациянең яңа субъектларыннан балаларны ялга җибәрәсез.

Минем кадерлеләрем, сез һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә зур теләктәшлек күрсәтәсез. Алар башкаларның гомерләрен саклап, үз гомерләрен бирделәр. Аларның хатыннарына, улларына, кызларына, чын каһарманнарны тәрбияләгән әти-әниләренә хәзер – Яңа ел төнендә ничек авыр икәнен аңлыйм. Без һәлак булган иптәшләребезнең гаиләләренә балаларын аякка бастыру, аларга тиешле белем бирү, профессия алуда кулыбыздан килгәнне ярдәм итәрбез. Чын йөрәктән сезгә килгән авырлыкны уртаклашабыз һәм теләктәшлек сүзләрен кабул итүегезне сорыйм.

Кадерле дуслар!

Теләсә кайчан, хәтта бик авыр вакытларда да безнең илдә Яңа ел бәйрәм ителгән. Ул һәрвакыт безнең яраткан бәйрәмебез булды һәм булып калачак та, кешеләрдәге иң яхшы сыйфатларны тылсымлы рәвештә ачып бирә белә, традицион гаилә кыйммәтләрен, киң күңеллелекне, юмартлыкны, ышанычны арттыра. Яңа елны каршылаганда, бар да якыннарын куандырырга, игътибары белән күңелләрен җылытырга, алар күптән хыялланган әйберләрне бүләк итәргә тели. Балалар күзләрендәге чаткыларны күрергә, безнең игътибарыбызны күргән әти-әниләрнең, өлкән буынның күңелләре нечкәргәнен тоярга. Алар бу бәхет орлыкларын бәяли белә.

Хәзер – барлык шәхси үпкәләрне һәм аңлашылмаучанлыкларны үткән заманда калдыру өчен кулай мизгел. Мәхәббәт, һәркайда һәм теләсә кайсы вакытта бер-береңне кайгыртуның никадәр мөһим икәне турында кадерле кешеләребезгә нәфис хисләребезне әйтергә. Чын йөрәктән чыккан бу сүзләр һәм югары хисләр безгә тагын да күбрәк рухи көч, ышаныч бирсен, без барыбыз бергә барлык авырлыкларны да җиңеп, илебезне бөек һәм бәйсез итеп саклап калып, бары тик алга гына барыйк, гаиләләребез һәм Россия хакына, безнең бердәнбер яраткан Ватаныбыз өчен җиңик.

Яңа ел белән, кадерле дуслар!

2023 ел белән!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100