Путин Яңа елны кайда каршылый?
Графигында эшлекле сәфәрләр каралмаса, Яңа елда Президент өйдә булырга ярата.
Россия Президенты Владимир Путин Яңа елны, гадәттә, тыйнак кына итеп, туганнары һәм якыннары белән каршы ала. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай дип әйткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Президент бәйрәмне командировкада билгеләп үткән очраклар да була икән. «Ул Яңа елны берничә тапкыр илебезнең төрле почмакларында каршы алды. Мисал өчен, ул бер елны бәйрәмне Хабаровскида билгеләп үткән иде», - диде Кремль вәкиле.
«Әгәр графигында эшлекле сәфәрләр каралмаса, Президент Яңа елны өендә, тыйнак кына итеп, туганнары һәм дуслары белән каршы алуны хуп күрә», - дип искәртте Песков.