Россия Президенты Владимир Путинның Бөтендөнья хатын-кызлар фестивалендә хатын-кызлар турында фикерләре:
– Без ир-атлар хатын-кызның сөйкемле, назлы, күз явын алырлык булып калуын телибез, әмма хатын-кыз моны карьера белән бергә ничек эшлидер – монысы сер;
– Россиядә ил тормышында хатын-кызлар сизелерлек роль алып тора;
– Хатын-кыз никадәр күбрәк булса, шулкадәр әйбәтрәк;
– Хатын-кызларга киңәш бирү – минем эш түгел, файдасыз, иң яхшысы – кысылмавың;
– Хатын-кыз нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, ул һәрвакыт хатын-кыз булып калырга, яратылып яшәргә тиеш;
– Хатын-кызның төп бурычы – нәселне дәвам итү;
– Яңа кеше тудыру – хатын-кызның табигатьтән бирелгән абсолют уникаль сәләте, без моңа бик хөрмәт белән карыйбыз.