Россия президенты Владимир Путин запастагы хәрбиләрне хәрби җыеннарга чакыру турында указны имзалады. «2024 елда запастагы Россия гражданнарын Россия хәрби көчләренә, Милли гвардиягә, МЧС хәрби частьларына… Федераль иминлек органнарына чакырырга фәрман бирәм», – диелә указда.
Хөкүмәт һәм төбәк органнары хәрби җыеннарны тәэмин итәргә бурычлы, диелә карарда.
Запастагы гражданнар – хәрби хезмәт узган; хәрби уку үзәкләрен үткән; яки аларда булган, әмма азагына кадәр укып бетермәсә дә, 27 яше тулган; хәрби хезмәттән запаска озатылган кешеләр.
Хәрби хезмәткә чакыру – гражданнарның Хәрби көчләрдә хәрби вазифасын үтәү бурычы санала, хәрби җыеннар резервтагы армиянең әзерлеген тәэмин итү өчен оештырыла. Ул ел саен үткәрелә. Запастагы гражданнарга повесткалар өч елга бер килергә мөмкин. Җыеннар күп дигәндә 2 ай дәвам итә. Запастагы гражданин үз гомерендә 12 айдан озаккарак хәрби җыенда булырга тиеш түгел.
Хәрби җыенга «не годен» яки «ограниченно годен»нар һәм хатын-кызлар чакырылмый. Хәрби җыеннарга чакырылырга мөмкин булмаган башка категорияләр:
- хокук саклау органнарында, таможняда, суд приставлары булып эшләүчеләр,
- авиация һәм тимер юл транспортында кешеләрне, йөкләрне ташуга турыдан-туры катнашы булганнар,
- диңгез флоты составы, навигация чорында – елга һәм балык тоту флоты составы,
- урып-җыю һәм язгы кыр эшләре чорында – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре,
- педагоглар, көндезге бүлек студентлары, имтихан чорында – читтән торып уку бүлеге студентлары,
- күп балалы әтиләр,
- балигъ булмаган балаларның опекуннары (башка караучылары булмаса),
- карау таләп иткән туганы булган кеше (башка караучысы булмаган очракта, карау кирәкме-юкмы икәнен комиссия хәл итә),
- авырлы хатыны булган ирләр (22 атнадан артык булса һәм тагын 1 баласы булса),
- депутатлар һәм кандидатлар, Федерация советы әгъзалары, төбәк башлыклары,
- чит илгә китүчеләр,
- альтернатив хезмәт үтәүчеләр,
- запаска китүенә ике елдан азрак вакыт узган очракта,
- нинди дә булса җәза үтәүчеләр (өй аресты, ирек чикләнү, мәҗбүри эшләр һәм башкалар),
- җинаять җаваплылыгы срогы бетмәгәннәр,
- броньнары булучылар.
Указның ике пункты эчке кулланылыш өчен һәм аның эчтәлеге хәбәр ителми.