Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин хәрби госпитальләрнең яралылар белән күпмегә тулганын әйтте

news_top_970_100
Путин хәрби госпитальләрнең яралылар белән күпмегә тулганын әйтте
kremlin.ru

INTERFAX.RU, язуынча, оборона министры Сергей Шойгу Владимир Путинга «хәрби госпитальләр 38 процентка гына тулган» дип хәбәр иткән. Бу хакта ил президенты махсус хәрби операциядә катнашкан әти-әниләр белән очрашу вакытында әйтте.

Путин әйтүенчә, хәрбиләрне реабилитацияләү системасын уйларга кирәк. 

«Оборона министры миңа, хәрби госпитальләр 38 процентка гына тулган, дип әйтте. Әмма гадәти сәламәтлек саклау системасы да бу егетләр белән эшләргә риза, шул исәптән реабилитация мәсьәләсе буенча да. Без моңа кабат әйләнеп кайтырбыз, реабилитациядә Оборона министрлыгы медучреждениеләрен генә түгел, гадәти системаның мөмкинлекләрен дә киңрәк куллануга ирешербез. Бу өлкә, республика, федераль үзәкләргә кагыла».

Аналар комиссияләнгән хәрбиләрне военкомат эшенә җәлеп итәргә тәкъдим итте. Путин моның белән килеште, бу кешеләр армиягә чакырылган егетләргә киңәш бирә алыр, диде. 

«Яраланганнарны военкомат эшенә җәлеп итәргә кирәк, дип сөйләделәр, без шулай эшләрбез», – диде ул.

Путин фикеренчә, хәрби хезмәттән кайтканнарны реабилитацияләү өстәмә укыту, эшкә урнаштыруны да үз эченә алырга тиеш. Ул, яраланып кайтучыларга аерым программа кирәк, дип саный.

Аналарның берсе, яраланучыларга аерым игътибар кирәк, дигән иде. Путин әйтүенчә, военкоматларга мондый күрсәтмә инде бар. «Оборона министрлыгы моны эшли, алга таба да эшләячәк. Әмма бу гына җитми», – диде ул.

 

Фото: © kremlin.ru

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100