Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин вузларда совет чорындагыча укытырга кирәклеген әйтте: 4 елдан 6 елга кадәр

Россия «Болонская система»дан баш тарта.

news_top_970_100

РФ президенты Владимир Путин, «Болонская система»дан баш тартып, традицион – совет чоры системасына кайтырга өндәде.

Путин әйтүенчә, совет чоры мәгариф системасы һәм соңгы еллардагы тәҗрибәне куллану отышлы. Шуңа да ул югары уку йортларында «традицион» системага кайтырга кирәклеген әйтте. «Укыту срогы 4 елдан 6 елга кадәр булырга мөмкин», – диде ул еллык юлламасында.

Югары уку йортында, программадан чыгып, уку срогы төрле булырга мөмкин. Соңыннан, студент магистратура яки ординатурада укырга мөмкин. Аспирантура – аерым дәрәҗә булачак.

Яңа (иске) укыту системасына кайту акрынлап барырга тиеш, диде Путин. Хәзер инде укыган студентлар элеккечә белем алуны дәвам итәчәк. Яңа (иске) системага кайту «Болонская система» буенча белгечлек алучыларның дипломнарына да тәэсир итмәячәк.

«Бакалавриат», «магистратура» сүзләре 2003 елда пәйда булды. «Болонская системасы» кирәкми, диючеләр дә күп булды. 

Нәрсә ул «Болонская системасы»?

«Болонская система» – Италиянең «Болонья» шәһәре атамасыннан. Кыска гына әйткәндә, уку процессы 2 өлештән тора. Беренчесе 4 ел дәвам итә һәм «бакалавриат» дип атала. Икенчесе – 2 еллык «магистратура». «Болонская система»га кергән илләр бердәм укыту мәйданын булдыра. Укытуны бәяләүнең бердәм Европа системасы кертелә. 

Плюслары: бакалавриатны – бер юнәлештә, магистратураны икенче юнәлештә тәмамларга була. Бер илдәге уку йортына кергән студент икенче илдәге уку йортын тәмамлый ала. Өченче плюсы – кайбер дисциплиналарны сайлау мөмкинлеге. Әйтик, лингвистларга биология укытмыйлар. 

Минусы – магистратурага бармаган студентларның база белемнәре генә була. Икенчедән, студентларның күченеп йөрүләре алга киткән илләр өчен генә уңай – яшьләр ул илләргә күченеп китәләр, шул рәвешчә, әйтик, Россия белемле яшьләрне югалта. Бу система мөстәкыйль эшләүгә күбрәк вакыт сарыф итүне күз алдында тота һәм, ялкау студентлар күп булса, надан белгечләр артуына китерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100