Путин «Валдай»да чыгыш ясый: Украина, махсус операция, Көнбатыш, Әрмәнстан турында
«Интертат» президент чыгышыннан онлайн-трансляция алып бара.
Россия президенты Владимир Путин «Валдай» форумында чыгыш ясый. «Интертат» андагы төп фикерләрне җиткерә.
Махсус операциянең кайчан тәмамланачагы турында әйткән сүзләрен иң алга күчерәбез.
«Махсус операция нинди чикләрдә туктарга мөмкин» дигән сорауга Путин эш территорияләрдә түгел, ә кешеләрнең иминлегендә, дип җавап биде. «Хәзер безгә кайда туктарга икәнлегенә килгәндә. Сез беләсезме, эш территорияләрдә түгел, ә кешеләрнең куркынычсызлыгында. Ә бу ниндидер территориягә караганда катлаулырак сорау. Россиянең үз Ватаннары дип уйлаган кешеләрнең куркынычсызлыгында, ә без аларны үз кешеләребез дип уйлыйбыз. Бу бик катлаулы сорау, аерым сөйләшүне сорый».
Путинның калган фикерләре:
– Безнең алда яңа дөнья төзү бурычы тора.
– XXI гасыр башында бар да Икенче бөтендөнья сугышыннан сабак алган дип уйлый иде. Сабак алмаган.
– Россия дөнья төзелешенә зур өлеш кертә ала, әмма кайбер илләр безнең әзерлекне көчсезлек дип кабул иттеләр.
– Көнбатыш илләр тарихы – берөзлексез яулап алу хроникасы. Без, мондый мөнәсәбәт конфликтка илтә, дип кисәттек, әмма АКШ һәм аның ялчылары барыбер дөньяны яулап алуга курс алды.
– Украинадагы сугыш дип аталган әйберне без башламадык.
– Миллионлаган кешенең башын бутап була, әмма сез Донбасста чын сугыш барганын беләсез.
– Без Кырымнарга ярдәм күрсәттек, аларны нацистик рухтагы этник чистартулар белән куркытучы без түгел, без Донбассны бомбага тотып, үзебезгә буйсындырырга теләмәдек.
– Көчәеп барган хәрби-сәяси басымга без җавап бирергә тиеш идек.
– Үз эчендә бөтен халыкны «начальник» тирәсендә берләштерү өчен, Көнбатышка һәрвакыт читтәге дошман кирәк.
– Киевтагы фетнәне без оештырмадык.
– АКШ Европада үзенең икътисади линиясен урнаштыра, законнарны ниндидер кагыйдәләр белән алыштыралар, бу – ахмаклык. Алар «сез шулай эшләргә тиеш» дип әйтә. Башкаларга үзегезнең фикерне тагар өчен сез кемнәр соң?
– Күзләрегезне ачыгыз – колониализм эпохасы бетте, беркайчан да кайтмаячак.
– Россиянең быел кабул ителгән тышкы сәясәт концепциясендә безнең илебез цивилизация-дәүләт кебек формалаштырылган.
– Үз цивилизацияңне сатарга ярамый. Россия – дөнья нигезләренең берсе, шулай булып калачак. Без үз гореф-гадәтләребезне һәм кыйммәтләребезне саклыйбыз.
– Европа килешүнең нәрсә икәнен онытты, алар үз теләкләрен теләсә ничек урнаштырырга тели.
– Без – гаделлек яклы. Беркем дә беркемгә дә буйсынмаска тиеш.
– Киләчәк бүген безнең күз алдында, безнең куллар белән барлыкка килә.
– Көнбатышта сайлаулардан соң үзгәрешләр булырга мөмкин, аннары хәзергегә караганда капма-каршы фикерләр алга этәрелүе бар.
– Без дөньяда күп поляр система урнашачак дип ышанабыз.
– АКШның үз халкына социаль чыгымнарны кисәсе килми, шуңа күрә АКШ яңадан акчалар бастырып таратачак, шул рәвешчә, кризис оештырачак. Алар ковидтан соң да акча бастырып, дөнья базарына тараттылар.
– Европада халык ярлылана, ә безнең халыкның керемнәре арта.
Европа берлегенең «Россия Әрмәнстанны сатты» дигән белдерүенә каршы, Путин рус халык мәкале белән җавап бирде. «Чья бы кобыла мычала, твоя бы молчала. Корова, кобыла. Неважно. Животное, короче какое-то».
– Без 15 ел буе Әрмәнстанга компромисска барырга тәкъдим иттек, Карабахның 5 районын Азәрбайҗанга кайтаруны, 2сен калдыруны сорадык. Алар тыңламады. Иң төп мәсьәлә – Карабах статусы иде. Аны хәтта Әрмәнстан үзе дә танымады.
– 2020 елдан соң Карабахтагы Россия гаскәрләренең корал кулланмауны күзәтү хокукы гына бар иде.
– Әрмәнстан хәзер Карабахны Азәрбайҗанныкы дип таныды, ә без нишләргә тиеш? Танымау – ерунда булыр иде. Әрмәнстанның Карабахны Азәрбайҗанныкы дип тануын матбугаттан белдем.
– Әгәр Әрмәнстан Россиянең союзнигы булып калса, Мәскәү Карабах әрмәннәренә ярдәм итәргә әзер.
– Без Кытай белән сәүдәне арттырырга әзер.
– Путин Берләшкән Милләтләр оешмасы Иминлек советын реформалау яклы.
– Путин Россияне НАТОга кертергә тәкъдим итүен искәртте. «Сезнең ялчыгыз (үзен әйтә) НАТОга керергәме әллә, дигән иде. Әмма юк – НАТОга андый ил кирәкми».
– Көнбатыш Россияне Берләшкән Милләтләр оешмасы уставын бозуда гаепләде, әмма үзләре Белградны утка тотты, шунда алар халыкара хокуклар искерде, диде.
– Әгәр Россиягә карата атом-төш коралы кулланылса, җавап булачак, дошманның исән калу шансы булмаячак. Аек акыллы беркем дә Россиягә каршы атом-төш коралы кулланмаячак. Хәзерге вакытта Россия дәүләтчелегенә берни дә янамый. Россия атом-төш коралын тыю турындагы килешүдән чыгарга мөмкин.
– Украина контрһөҗүм вакытында 90 мең кеше, 557 танк югалтты. Россия махсус операциядә үз максатларына тыныч кына бара.
– Нюрнберг трибуналы «Галичина» дивизиясен геноцидта гаепле дип тапты, бу – бәйсез судьялар кабул иткән карар. Ә Канада парламентында шул дивизиядә хезмәт итүчене «икенче бөтендөнья сугышы ветераны» дип тәкъдим иттеләр, ул Украина бәйсезлеге өчен русларга каршы көрәшкән, без аңа хезмәте өчен рәхмәтле, диделәр. Ул кеше Гитлер өчен көрәшкән. Ул – нацист солдаты. Зеленский яһүдләрне юкка чыгарган нацистны алкышлый. Зеленский Холокост булмаган дип әйтергә тели мәллә? Шулай итеп, Канада парламенты спикеры Украин гаскәрләрен һәм нацистларны бертигез күрде, димәк, махсус операциянең денацификация максаты таныла.
– Безнең максатыбыз – Украинаны денацификацияләү.
– Одесса – рус шәһәре. Аз гына яһүдиләрнеке.
– Без үзебезне Европага мәҗбүри тәкъдим итмибез, әмма без ишекләрне дә япмыйбыз, Европадан баш тартмыйбыз, Европа үзе тимер чаршау кора. Дөнья үзгәрә, тәрәзәгә менәргә, ыштанны ертырга кирәк түгел, башка ишекләр дә бар.
– Украинадагы конфликт АКШка кирәк иде – Европа аның койрыгына ияреп, аларның сәясәтенә иярсен өчен.
– Без Европа белән мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә бәйле, әмма Европа христиан культурасына нигезләнгән тамырларын юкка чыгара.
– Путин «Төньяк агым» (Северный поток) газүткәргечен шартлатуда АКШтан шикләнә.
– Россия Украинага газ транзиты өчен түли, чөнки безнең ил башка илләр алдындагы бурычларын башкарырга тиеш, «акчаның исе юк, шуңа күрә аны транзит өчен алалар».
– Без Украинаның Европа берлегенә керүенә каршы түгел, без аның НАТОга керүенә каршы. Европа берлеге – хәрби берлек түгел. Әгәр алар 19 миллион украинны ашатырга тели икән – алсыннар.
– Әгәр Украинага хәрби ярдәм булмаса, ул бер атнадан юкка чыга.
– Әгәр АКШ Украинага өстәмә ярдәм бирмәсә, ай – ай ярымнан Украинада корал белә.
– НАТО – ул АКШның тышкы сәясәт коралы.
– 335 мең кеше махсус хәрби операция үтәр өчен контракт төзегән.
– Россиядә хосусый хәрби компанияләр юк, ЧВК атамасын журналистлар уйлап тапкан.
Путин Пригожинның үлеме турында:
– Тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкин әйтүенчә, мәетләрдә граната кыйпылчыклары табылган, самолетны бәреп төшермәгәннәр.
Пригожинның Петербургтагы офисында 10 млрд сум гына түгел, 5 кг кокаин да табылган. Кызганыч, һәлак булучыларның канында алкоголь яки наркотик булу-булмавы тикшерелмәгән. Минемчә, андый экспертиза кирәк иде, әмма ул уздырылмады.
– АКШ үз аягына үзе ата.
– Күп поляр дөньяның ныгыуы котылгысыз.
Шул сүзләр белән Путин 3 сәгать 40 минутлык чыгышын төгәлләде.