Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин «Вагнер» язмышына кагылышлы чыгыш ясады

news_top_970_100
Путин «Вагнер» язмышына кагылышлы чыгыш ясады

Россия президенты шимбә һәм якшәмбе булган фетнә омтылышына бәйле чыгыш ясады.

  • Теләсә нинди шантаж тормышка ашмый.
  • Фетнә барыбер бастырылачак иде.
  • Фетнәчеләр дәүләтне һәм халыкны сатты, алар үз кешеләрен дә сатты.
  • Фетнәчеләрнең юлына аркылы баскан, хәрби антына тугры калган хәрбиләргә, хокук саклау органнарына рәхмәтемне белдерәм.
  • Конституцион тәртипне иҗтимагый оешмалар, партияләр, дини оешмалар саклап калды. Барысы да җәмгыятьнең язмышы өчен берләште.
  • Һәлак булган очучылар Россияне саклап калдылар. 
  • «Вагнер»ның күпчелек сугышчылары – патриотлар, алар үзләренең батырлыгын сугыш кырында исбатлады. Аларны үзләренә әйтмичә генә файдаланырга теләделәр.
  • Иң баштан ук зур канкоешка китерми торган адымнар эшләнелде. Хата ясаучыларга хаталарын төзәтергә мөмкинлек биреләчәк.
  • Фетнәне оештыручылар аларны алдаган, үлемгә, иптәшләренә ут ачуга төртеп керткән. Нәкъ менә шундый нәтиҗәне – бер-береңне үтерүне – Россия дошманнары теләде. Киевтагы неонацистлар һәм аларның Көнбатыштагы хуҗалары Россия солдатлары бер-берсен үтерүне, Россиянең җиңелүен, канга батуын теләгән иде.
  • Дөрес карар кабул иткән һәм соңгы чиктә туктап калган «Вагнер» хәрбиләренә рәхмәтемне белдерәм.
  • Беларусь президентына, фетнәне бастыруда ярдәме өчен, рәхмәт.
  • «Вагнер» хәрбиләренә Оборона министрлыгы белән килешү төзергә, өйләренә кайтырга яки Беларуська китәргә мөмкинлек тудырыла. Президентның алдарак бирелгән вәгъдәсе саклана.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100