Путин вәгъдәләре: гаилә ипотекасы ике баласы булганнарга бирелә башлый, хезмәт хакы арта
Бәяләр
Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советында чыгыш ясады. Аның чыгышындагы иң әһәмиятле мәгълүматларны тупладык.
2022 елда илнең эчке тулаем продукты (ВВП) 2,5 процентка кимиячәге фаразлана. Шуңа карамастан, бәяләр стабиль, ди президент. «Март – апрель аенда бәяләр шактый күтәрелеп алганнан соң, майдан бирле үзгәрмәделәр», – ди Путин. Россия финанс органнары тотрыклылыкны саклый, ди ул.
Икътисад
Икътисадны валюта резервларын талап җимерү, рубльнең бәясен төшерү һәм җимергеч инфляция китереп чыгару өчен, Россиягә карата моңа кадәр булмаганча һөҗүм бара, ди Путин. Көнбатыш илләрнең эшчәнлеген ул «икътисади сугыш» дип атады.
Путин фикеренчә, Көнбатышның икътисадны җимерү исәбе барып чыкмаган, чөнки Россия халкы бердәмлек һәм җаваплылык күрсәткән.
Путин фикеренчә, рубль дөньяның иң нык валюталарының берсенә әйләнгән.
Европа берлеге санкцияләре нәтиҗәсе
Европа, санкцияләр кертеп, үзендә инфляция генә китереп чыгарды, ди Путин. Еврозонада ул 10 процент, ә кайбер илләрдә 21,25 процентка кадәр җиткән.
Путин фикеренчә, Евросоюз илләре АКШның сәясәте начар нәтиҗәләргә китергәнен аңлый. Европа берлеге Вашингтонга «аяк сөртергә мөмкинлек бирә» диде Путин.
Санкцияләргә карамастан, быел 9 айда Россиядән Европа илләренә товар сату 1,5 тапкырга арткан, гомумән экспорт 42 процентка арткан. Европа Россия товарларын куллануны дәвам итә, ди Путин.
Газ бәясе
Путин фикеренчә, Европага газ бәяләрен билгели торган электрон мәйданчык булдыру ниятләнә. Россия, портларны һәм торбаүткәргечләрне камилләштерү исәбенә, 2030 елга Азия илләренә газ сатуны 88 млрд куб.м. га кадәр җиткерергә тели.
Хәрби сәнәгать
Путин хәрби промышленность комплексы үсешен камилләштерергә фәрман бирде. Самолетлар өчен ташламалы лизингны сузарга ярамый һәм формаль караш булырга тиеш түгел, диде Путин. Шул ук вакытта ул әлегә кадәр самолетлар җитештерү буенча ташламалы лизингның әлегә кадәр эшли башламавын «кызганыч» дип бәяләде.
Юллар
Путин төбәкләрдәге юлларны тәртипкә китерергә кушты.
«Без федераль автомобиль юлларын яңарту буенча яхшы, күренерлек нәтиҗәләргә ирештек», – дип бәяләде Путин.
Ипотека
Путин гаилә ипотекасын алу мөмкинлеге артачагын әйтте. Хәзерге вакытта ташламалы кредитны 2018 елда һәм соңрак туган балалары булганнар гына алырга мөмкин. Путин, 6 процентлы ипотеканы гаиләдә 18 яшькә җитмәгән 2 баласы булганнар да алырга тиеш, ди. Ул бу тәкъдимне «мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашырырга» кушты.
Ташламалы ипотека 2024 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк һәм аның ставкасы 8 процентка кадәр артачак.
Хезмәт хакы
Путин 2023 елда хөкүмәт һәм төбәкләрнең бурычы – халыкның керемен арттыру икәнен әйтте. Киләсе елда кешеләрнең минималь хезмәт хакы һәм уртача хезмәт хакы инфляциягә караганда зуррак темп белән артырга тиеш, диде ул.
Федерация Советы 2023 елда минималь хезмәт хакын 16242 сум дип тәгаенләде.
Бала табу
Путин бала табуны артуга китерә торган чаралар күрергә кушты. Авырлы хатын-кызлар өчен пособиеләр артачак һәм яшәү минимумының яртысыннан бер бөтененә кадәр җитәчәк, диде ул.
Диабет
Путин 2023 елда диабетка каршы көрәш программасын башларга кушты. Россиядә хәзер диабет белән 5 млн кеше авырый. Шул исәптән, диабетны алдан ачыклау буенча да чаралар күрелергә тиеш, ди Путин.
Яслеләр
Путин, 2023 елның азагына 3 яшькә кадәрле барлык балалар да яслеләр белән тәэмин итеп бетереләчәк, диде. 2018 елда бу күрсәткеч 78 процент булган. 2019-2024 елларда 1,3 мең мәктәп салыначак.
Авыру балаларны дәвалау
«Круг добра» фондына кертелгән авырулар саны киңәйтеләчәк. Бу исемлеккә эләккән чирләр белән авырган балалар фонд хисабына дәвалана. Шулай ук яше дә арттырыла – элек 18 яшькә кадәргеләр генә бу фонд тарафыннан дәваланса, хәзер 19 яшькә кадәр була.
2 процентлы ипотека
Яңа төбәкләрдә (Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье) яңа йортлардан фатир сатып алу өчен 2 процентлы ипотека биреләчәк.