Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин үпкән кыз кем ул?.. Фатыйма белән интервью

news_top_970_100
Путин үпкән кыз кем ул?.. Фатыйма белән интервью
Ирина Боброва фотосы, mk.ru

Владимир Путин пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр халыкка чыкты. 28 июнь төнендә Дербент шәһәрендә ул халык арасына кереп, кул бирешеп исәнләште.

Путин кешеләрнең кулларын кыскан вакытта, хатын-кызлар: «Минекен дә, минекен дә!» – дип кулларын суза. Путин каршына этешә-төртешә тезелешкән хатын-кызлар аның белән кочаклашырга килә, фотога төшәргә ялвара. Шул мизгелдә Путинның каршысына 13 яшьлек Фатыйма исемле кыз чыгып басты, аны Владимир Владимирович кочаклап алды, башыннан үпте. Алар бергә фотога төште. Президент халык арасында берничә минут булды.

Соңыннан Путин машинасыннан кешеләргә «воздушный поцелуй» җибәреп, алга таба кузгалды.

Путин үбеп алган кызны «Московский комсомолец» эзләп тапкан. Аның исеме Фатима, кызга 13 яшь.

«Путинның килүе турында без шул көнне генә белдек, – дип сөйли Фатыйма. – Минем аны бик тә күрәсем килде. Аның килүенең төгәл вакытын без белмәдек. 16.00 сәгатьтә без әнием һәм сеңлем белән паркка киттек, шунда көтеп тордык. Ул вакытта анда әле буш урын күп иде, без беренче рәтне алдык, дип әйтергә була. Кичкә кешеләр җыела башлады. Бик озак көттек, 7 сәгать тирәсе. Барыбер көттек. Президент кичке 10 тирәсендә килде. ...Без Президентыбызны бик яратабыз, аның белән горурланабыз, хөрмәт итәбез, шуңа күрә килдек. Югыйсә, шулай озак тормас идек һәм көтмәгән булыр идек».

Путин сезне үпкәч, югалып калмадыңмы?

Югалып калмадым, әмма көтелмәгән хәл булды.

Аның белән ничек фотога төштегез?

Ул минем янымда торганда, аннан «фотога төшәргә мөмкинме» дип сорадым. Ул: «Әйе», – диде. Әни мине төшерде. Дөрес, президент кайвакыт артына борылып караган һәм камерага эләкмәгән.

Путин белән фотога төшү бәхете тагын берәр кешегә тәтедеме?

Юк, калганнар белән фотога төшә алмады. Президент безнең белән озак аралашмады. Күп дигәндә 5 минут.

Үзең турында сөйлә әле. Нәрсәләр белән кызыксынасың?

Мин пианинода уйныйм.

Хыялың бармы?

Президент белән фотога төшәргә хыялландым. Мин гаиләм белән Төркиягә барырга хыялланам. Ләкин андый мөмкинлек юк. Минем әле беркайчан да чит илдә булганым юк.

Каникулларны ничек уздырырга җыенасың?

Мәскәүгә барасым килә.

Киләчәктә кем булырга телисең?

Юрист яки икътисадчы.

Путин сезгә телевизордагы кебек тоелдымы?

Владимир Владимирович без аны телевизордан күргән кебек үк. Мин бик тә аның белән очрашырга телим.

Әгәр дә мондый мөмкинлек барлыкка килсә, аннан нәрсә сорар идегез?

Мин аннан шундый дәрәҗәгә ничек ирешкәнен сорар идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100