Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Украинага еракка ата торган корал бирүнең нинди нәтиҗәгә китерәчәген әйтте

news_top_970_100

Путин Көнбатыш илләренең Украинага ерак арага ата торган корал белән Россиягә һөҗүм итәргә рөхсәт бирүенә карата җавабын әйтте. Россия президенты фикеренчә, бу – НАТО, АКШ, Европаның Россия белән сугышуын аңлата.

Президентның сүзләренә караганда, Украина үз көче белән мондый һөҗүмнәр ясый алмый. Бу – бары тик НАТОның спутник элемтә чараларын кулланганда гына мөмкин. Моннан тыш, атарга рөхсәтне дә НАТО хәрби хезмәткәрләре генә бирә ала.

«Сүз НАТО илләренең турыдан-туры сугышка катнашу-катнашмавы турында карар кабул итү турында бара», – диде Путин. Президент әйтүенчә, әгәр мондый карар кабул ителсә, бу – конфликтның асылын һәм табигатен үзгәртәчәк, һәм НАТО илләренең Россия белән сугышуын күрсәтәчәк.

«Әгәр шулай булса, бу конфликтның асылы үзгәрүен исәпкә алып, без тиешле карарлар кабул итәчәкбез, һәм безгә ясалган янауларга карап җавап бирәчәкбез», – диде Путин.

Украина президенты Зеленский инде күптән Көнбатыш илләреннән Россиягә еракка ата торган ракеталар белән һөҗүм итәргә рөхсәт сорый. Ләкин АКШ моңа кадәр мондый рөхсәтне бирмәде. Украина Россия шәһәрләренә пилотсыз очкычлар белән һөҗүм ясый иде. Дроннардан аермалы буларак, ракеталарны бәреп төшерүе кыенрак.

10 сентябрьдә АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен, бу мәсьәләдә сәясәт үзгәрергә мөмкин, дип белдерде. 11 сентября The Guardian газетасы, Бөекбритания Украинага ракеталар һөҗүме өчен рөхсәт биргән, дип язды.

Бөекбритания премьеры Кир Стармер бүген Путинның «НАТО белән сугыш» турындагы фикеренә җавап әйтте. Аның фикеренчә, «Британия Россия белән конфликт эзләми, аларның андый теләкләре юк. Әмма Россия конфликтны башлады, ә Украинаның үзен сакларга хакы бар». Бу хакта РБК яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100