news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин: Украинадагы мобилизация илне тулысынча кешесез калдырачак

news_top

Украинадагы тоталь мобилизация «илне тулысынча кешесез калдырачак» һәм хакимият армиягә студентларны да ала башлаячак һәм «гитлерюгенд»ка кадәр барып җитәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ВЭФ-2024 пленар утырышында әйтте, дип яза «Московский комсомолец».

Аның сүзләренчә, Украина Кораллы көчләрендәге бик күп югалтулар аркасында, Киев гаскәрләргә кешене торган саен күбрәк җыярга мәҗбүр булачак.

«Кирәк булса, чакыру яшен киметәчәкләр, фашистлар Германиясендәге кебек, балаларны да алачаклар, тик бу гына проблеманы хәл итмәячәк. Киләсе адым – студентларны алып, илне тулысынча кансызландыру булачак», – диде дәүләт башлыгы.

Шулай ук ул идарә итүче элитаның туганнары чит илдә яшәвен дә искәртте. Һәм алар үзләре дә, берәр нәрсә була калса, «самолетка утырып китеп бара алалар» диде. Ил лидеры фикеренчә, бу элиталар ил турында уйламый һәм националистик лозунгларга гына ышыклана.

  • Гитлерюгенд – нацистлар Германиясендә яшьләрдән оештырылган оешма. Аларны нацизм сәясәте белән таныштырганнар, шулай ук сугышка әзерләгәннәр.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар