Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Украинада легитим хакимият дип Югары Раданы гына тануын әйтте

news_top_970_100
Путин Украинада легитим хакимият дип Югары Раданы гына тануын әйтте
Илнар Төхбәтов фотосы / "Татар-информ"

20 майда Украина президенты Владимир Зеленскийның срогы төгәлләнде. Хәрби хәл булу аркасында, анда президент сайлау үткәрелмәде. Шул уңайдан, Владимир Путин белдерү белән чыкты: ул Украинада легитим хакимият дип Югары Рада һәм аның спикерын гына таный. Бу хакта РИА Новости яза.

Путинның башка фикерләре:

  • Әгәр Украинада хәрби хәл вакытында сайлаулар уздырылмаса, бу – президент срогы озайтыла дигәнне аңлатмый.
  • Миңа җиткереп торуларына караганда, Украина Конституциясе Рада вәкаләтләрен озайтуны гына күздә тота, ә Украина президенты вәкаләтләрен озайту турында бернәрсә дә әйтелмәгән;
  • Украина дәүләтчелеге президент республикасы идеясенә түгел, ә парламент республикасы идеясенә нигезләнгән;
  • Президент сайлауларын уздырырга теләгән булсалар, хәрби хәл турындагы законны бетерергә кирәк иде – шул гына. Тик моны эшләргә теләмәделәр;
  • Украинаның бүгенге «хуҗалары» халыкта популяр булмаган барлык карарларны, шул исәптән чакырылыш яшен киметү карарын хәзерге хакимияткә йөкләп калдырудан гыйбарәттер, мөгаен;
  • Хакимиятнең легитимлыгы турындагы сорауга ахыргы җавапны Украинаның сәяси һәм хокукый системасы бирергә тиеш;
  • Даими эскалация җитди нәтиҗәләргә китерәчәк;
  • Россия үз территориясенә һөҗүм итү турындагы хәбәрләрне игътибар белән күзәтә;
  • Әгәр Украина һөҗүм ясаса, без иминлек зонасы булдырырга мәҗбүр булачакбыз, дип, ярты ел элек үк әйттем;
  • Украина Кораллы Көчләре еракка һөҗүм итә торган корал кулланган очракта, Россиягә кабат санитар зона турында карар кабул итәргә туры киләчәк;
  • Путин Көнбатыш провокацияләре аркасында глобаль конфликт куркынычы турында кисәтте;
  • Украинада хезмәтчеләр бар, без бу хакта яхшы беләбез;
  • Әгәр Европа илләре Украинага поляклар белән бергә керсә, калганнар китәчәк, ә поляклар беркайчан да китми.
  • Әгәр Украина хакимиятләре милли мәнфәгатьләргә таянса, Россия аның белән күптән чишелеш табар иде;
  • Ә югары төгәллекле коралга кем хезмәт күрсәтә? Ялчы булган инструкторлар, һәм алар югалтуларга дучар була;
  • Украина территориясендә кем булуга карамастан, без ничек кирәк дип саныйбыз, барыбер шулай эшләячәкбез;
  • Россиянең Украина буенча ниндидер конференцияләргә катнашуы турында сорауга җавап юк, чөнки нәрсә турында сүз барганы аңлашылмый;
  • Украина яу кырында вазгыятьне тамырдан үзгәртә алмаячак һәм омтылышлар күбрәк булган саен, югалтулары да күбрәк булачак;
  • Россия Украина буенча сөйләшү процессын алга таба да дәвам итәргә әзер, әмма аңа нәрсә тәкъдим итәчәкләре билгесез;
  • Чынлыкта исә, Көнбатыш Россия белән сөйләшергә теләми;
  • Украина фаҗигасе сәбәбе – Украина хакимиятенең ВСУ солдатларын үз кешеләре дип санамау.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100