news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин Украинада һәлак булганнарның гаиләләренә 5 миллион сум түләү турында карар чыгарды

news_top
Путин Украинада һәлак булганнарның гаиләләренә 5 миллион сум түләү турында карар чыгарды
kremlin.ru

Владимир Путин хәрбиләргә, Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләренә өстәмә социаль гарантияләр турында карар чыгарды. 

Украинада махсус операция вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә 5 миллион сум акча түләнәчәк. Бу түләү махсус операция вакытында алган яралану һәм имгәнү нәтиҗәсендә хәрби хезмәттән увольнениегә чыкканнан соң бер ел эчендә үлгәннәргә дә кагыла.

Яралану, контузия, җәрәхәт алганнарга 3 миллион сум түләү каралган.

Указда күрсәтелгәнчә, бу акча башка социаль ярдәм чаралары бирелүне исәпкә алынмыйча түләнә.

Хәрбиләргә, Росгвардия һәм махсус операция зонасында чикне саклаучы полиция хезмәткәрләренә 1 көн хезмәт итү 2 көнгә саналачак. Ә имгәнүләрдән дәвалану вакытына «бер ай урынына ике» схемасы кулланылачак. 

Бу карар 2022 елның 24 февраленнән гамәлгә керә, диелә указда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар