Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Украинада атышларның вакытлыча туктавының сәбәбен әйтте

Соңгы көннәрдә фронт линиясендә вакытлыча тынычлык күзәтелә, чөнки Украина гаскәрләре югалтуларга дучар булды, дип сөйләде президент Владимир Путин «Россия 24» каналына.

news_top_970_100
Путин Украинада атышларның вакытлыча туктавының сәбәбен әйтте
Кремлин.ру

«Кайбер сугыш хәрәкәтләре, әлбәттә, бар – атышлар, разведка максатыннан һөҗүмнәр. Әмма әлегә актив һөҗүм хәрәкәтләре юк», – диде Путин.

Украина хәрби көчләре, Россия оборонасын өзәргә тырышканда югалтулар алган бригадалардан яңа подразделениеләр төзеп, сугыш мөмкинлекләрен ныгыту белән мәшгуль, ди Путин.

Бүген кичкә, мин кешеләрне югалту турында әйтмим дә, безнең мужиклар дошманның 245 танкын һәм 678 төрле типтагы бронемашинаны «ватты», диде ул.

Путин юкка чыгарылган техникалар арасында «Леопард» танклары бар икәнен әйтте. Шулай ук французларның көпчәкле танклары һәм АКШ бронемашиналары бар, ди ул. «Яналар», – ди президент.

Путин әйтүенчә, Киев хакимияте киләсе сугышларда шундый ук югалтулардан курка, чөнки бу – һөҗүм потенциалын югалтуга гына түгел, гомумән хәрби потенциалның юкка чыгуына китерергә мөмкин.

Путин фикеренчә, «монда уйлар нигез бар. Әлегә аларның һөҗүм потенциалы бетмәгән, резервлар бар, дошман аларны кайчан һәм кая чыгарырга икәнен уйлый».

Путин Украина гаскәрләренең һөҗүменә Россия хәрбиләрнең батырлыгы каршы тора икәнен әйтә. «Безнең хәрбиләрнең батырлыгына каршы аларның шансы юк», – ди ул.

Украина гаскәрләре 4 июньдә Донецк, Запорожье, Артемовск юнәлешендә һөҗүм башладылар. Төп көчләр Запорожье юнәлешендә иде. Украина гаскәрләре НАТО илләреннән кертелгән техника белән коралландырылды. Хәрби белгечләр, төп һөҗүм Запорожье юнәлешендә булачак һәм аның максаты – Кырымга коры җирдән бару юлын кисү, Азов диңгезенә чыгу, дип атаган иде.

13 июньдә Путин Украинаның 160 танк, 360 бронемашина югалтуын әйтте. 14 июньдә Оборона министрлыгы 7,5 мең кеше үлгәнен һәм яраланганын белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100