Путин: «Украина Россия белән сөйләшүләрдән баш тартмаса, барысы да 1,5 ел элек бетә иде»
Владимир Путин Россия төбәкләре башлыклары белән очрашу уздырды. Очрашуда ул 2022 елның март-апрелендә барган сөйләшүләр турында сөйләде. Путин әйтүенчә, шул вакытта инде тынычлык турында килешү әзер булган. Россиянең Киев яныннан гаскәрләрен чыгаруы шуның белән бәйле:
– Тынычлык турында сөйләшүләрдән алар баш тартты. Истанбулда без барысы турында да сөйләштек. Мин сезгә – хакимият органнарына әйтәм, бу турыда сез белергә тиеш. Әлбәттә, барлык россиялеләр дә белергә тиеш. Без барысы турында да килешкән идек. Украина ягыннан сөйләшүләрдә катнашкан төркемнең җитәкчесе хәтта имзасын куйды. Имза тора! Алар безгә, Россиянең тынычлык турында ниятләре чыннан да җитди икәнен раслый торган адым кирәк – Киевтан гаскәрләрне чыгарыгыз, диделәр. Без чыгардык, икенче көнне үк алар килешүләрне чүп савытына атты. Хәзер бу хакта үзләре үк ачыктан-ачык әйтеп бирде. Шул исәптән, сөйләшү төркеме җитәкчесе. Ә ул – Радада җитәкчелек иткән партия җитәкчесе. Ул: «Әйе, без әзер идек, без моны эшли алмый калдык, чөнки Британиянең шул чактагы премьеры Джонсон килде дә, безне бу килешүләрне үтәмәскә үгетләде», – диде. Ахмаклармы-юкмы? Һәм ачыктан-ачык «әгәр без моны эшләгән булсак, ел ярым элек барысы да бетә иде» диде. Бу – аларның тагын бер тапкыр мөстәкыйль булмауларын күрсәтә. Бу бөтен кешегә дә билгеле, бар дөньяга.
Путин телгә алган кеше – Давид Арахамия. Ул 2023 елның ноябрендә Россия белән барган сөйләшүләрдә булган килешүләр турында интервью бирде. Арахамия әйтүенчә, Россия 2022 елның язында Украинадан нейтраль статус һәм НАТОга кермәүләрен таләп иткән, төп шарт шул булган. Арахамия ни өчен моннан баш тартуларын да әйтте – Британиянең шул вакыттагы премьеры Борис Джонсон бернинди килешү дә төземәүне сораган.
Бу килешүне кабул итү өчен Конституцияне үзгәртергә кирәк иде, чөнки НАТОга керү безнең Конституциядә теркәлгән, дигән иде Арахамия.
Очрашуда әйтелгән башка фикерләр:
– Украина Россия шәһәрләрен утка тотып, үзенең халкы һәм спонсорлары игътибарын контрһөҗүмнең уңышсызлыгыннан читкә алып китә;
– Зеленскийның тынычлык килешүе – сөйләшүләрне тыя торган таләпләр;
– Россиялеләрне җиңеп булмый.
Ивлеева оештырган «шәрә кичә» турында:
– Путин сүзләренчә, тормышта дөрес кыйммәтләр – махсус операциядәге сугышчыларда, ә ярымшәрә бәйрәм иткән «йолдыз»ларда түгел;
– Махсус операциядән кайткан егетләргә игътибар итәргә кирәк. Анда барырга карар иткән, бу утлы казанны узган кешеләрдә тормыш кыйммәтләре башкача. Монда инде ниндидер чараларда ыштансыз сикереп йөреп булмый;
– Контроль органнарына штраф язарга түгел, ә кешеләргә хаталанмаска ярдәм итү мөһим;
– Бөек Новгород, Суздаль, Владимир, Дербент, Керчь кебек шәһәрләр безнең дәүләт нигезен булдырган;
– Яшьләрне иҗтимагый эшкә җәлеп итәргә кирәк.
Украина турында:
– Хәрби бурычларны үтисе урынга, Украина, сайлап тормыйча, залп системасы белән утка тота;
– Украина үзенең бәйсезлеген «нейтраль ил» дигән декларация нигезендә алды;
– Әгәр шул ук әйбер дәвам итсә, Украина дәүләтенә кайтарып булмаслык һәм җитди зыян килергә мөмкин;
– НАТОга мөрәҗәгать иткән кешеләр үзләренең бабаларына хыянәт итте, бабаларына хыянәт итүчеләр беркайчан да җиңми;
– Без һәрвакыт Ватанга сак карадык, бу – безнең традиция;
– Берничә дистә ел элек аларның (Украина турында сүз бара) бабалары нацизмга каршы көрәшкән, хәзер алар аңа булыша;
– Без үзебезнең фикерләребезне һәрвакыт якладык, хәзер дә яклыйбыз;
– СССР таралганнан соң, Украинада милләтчел идеяләр көчлерәк булып чыкты, бу бүгенге хәлләргә китерде. Россия һәм Украинаның элемтәләре милләтчел элементларның кызыксынуларына караганда ныграк.
Яңа территорияләр турында:
– Яңа төбәкләр федераль бюджетка салымнар түли башлады;
– Без яңа төбәкләргә 1 триллион 77 миллиард сум бирдек;
– Быел мэрлар өчен мәктәптә ике агым оештырылачак. Кадрларны әзерләү программаларында яңа территорияләр катнашырга тиеш, алар безнең хокук системасында җайлашырга тиеш;
– Яңа территорияләрдә яшәүчеләр һәрвакыт үзләрен Россиянең бер өлеше дип уйлады;
– Кешеләр һәрвакыт Россия белән бергә булырга теләде, алар инде Россиянең бер өлеше.
Европа турында:
– Россиягә кайтырга теләүчеләр торган саен арта бара, Европа илләрендә дөрес кыйммәтләре булган балаларны үстерү мөмкин түгел;
– Малайлар һәм кызлар өчен гомуми бәдрәфләр булганда традицион кыйммәтләре булган кешеләргә яшәве авыр.
– Балтыйк буенда кешеләрне чиктән чыгарып аталар, бу – безнең илнең иминлегенә кагыла.