Путин Украина белән чиктәш төбәкләрдәге вазгыять турында: «Дошман лаеклы җавап алачак»
SHOT телеграм-каналы Владимир Путинның Украина белән чиктәш төбәкләрдәге вазгыять буенча киңәшмәсеннән төп белдерүләрен тәкъдим итә:
- Хәзерге төп бурыч: дошманны РФ территориясеннән чыгару.
- Киев Курск өлкәсенә һөҗүм итеп, булачак сөйләшүләрдә үз позицияләрен яхшыртырга тырышты.
- Җирле халыкка һәм атом-төш инфраструктурасына һөҗүм итүче кешеләр белән нинди сөйләшүләр турында сүз булырга мөмкин?
- Көнбатыш РФ белән украиналылар кулы белән сугыша.
- Бөтен хәрби чик сызыгы (ЛБС – линия боевого соприкосновения) буенча Россия армиясе алга бара. Россия Хәрби көчләренең алга бару темплары бөтен фронт буйлап 1,5 тапкырга артты.
- Путин, дошман РФ территориясеннән куып чыгарылганнан соң, Украина белән чикне яхшы итеп яклауны тәэмин итүне таләп итте.
- Президент гражданлык ведомстволарына көч структураларын транспорт, медицина, финанслар өлкәсендә барлык кирәк әйберләр белән тәэмин итәргә кушты.
- Путин, Киев РФ чик буе төбәкләрендә, шул исәптән Брянск өлкәсендә, тотрыклылыкны бозу омтылышларын дәвам итәчәк, дип уйлый.
- Дошман лаеклы җавабын алачак, Россия алдында торган барлык максатларга да ирешәчәк.