news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин Тукайның 150 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итүне оештырырга кушты

news_top

Россия Президенты Владимир Путин 2036 елда татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итүне федераль дәрәҗәдә оештырырга кушты, дип яза «Татар-информ».

Дәүләт башлыгының тиешле указы хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган. Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайның 150 еллыгын федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәргә тәкъдим иткән иде.

Россия Хөкүмәте бөек татар шагыйренең 150 еллыгын бәйрәм итү һәм әзерләү буенча оештыру комитеты төзергә һәм аның составын расларга тиеш.

Моннан тыш, Хөкүмәткә классикның юбилеен әзерләү һәм бәйрәм итү буенча төп чаралар планын эшләүне һәм раслауны тәэмин итәргә кирәк.

Төбәкләрнең хакимият органнарына һәм муниципаль хакимиятләргә тиешле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда катнашырга тәкъдим ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар