Путин сайлаудан соң мобилизация игълан ителәчәк дигән имеш-мимешләрне «чушь собачья» дип атады. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Россиядә сентябрьдә узачак сайлаулардан соң мобилизация игълан ителәчәк дигән хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
«Это чушь собачья. Россиягә каршы мәгълүмати һөҗүм», – диде Россия лидеры Кыргызстанга сәфәре нәтиҗәләре буенча журналистлар белән аралашканда.
Исегезгә төшерәбез, Путин дүшәмбе көнне Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитында катнашу өчен Кыргызстанга килде.
Элегрәк дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков мобилизация булырга мөмкинлеге турындагы хәбәрләрне «информационная утка» дип атаган иде.