Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин: Россия Украина белән сөйләшүләрдән бервакытта да баш тартмады

news_top_970_100
Путин: Россия Украина белән сөйләшүләрдән бервакытта да баш тартмады
Илнар Төхбәтов фотосы / "Татар-информ"

Россия Президиенты Владимир Путин Мәскәүнең бервакытта да Киев белән сөйләшүләрдән баш тартмаганын әйтте. Ә менә Украина ягы, киресенчә, хәтта бу процессны тыя торган указ да чыгарган. Бу турыда ул G20 онлайн-саммиттында әйтте, дип яза LIFE сайты.

«Сүз уңаеннан, Россия Украина белән тыныч сөйләшүләрдән беркайчан да баш тартмады. Россия түгел, ә Украина сөйләшүләрдән читләшүе турында игълан итте. Алай гына да түгел, дәүләт башлыгы Россия белән сөйләшүләр алып баруны тыя торган указ, декрет та чыгарды», – диде Путин.

Искәртеп үтик, Владимир Зеленский күптән түгел биргән интервьюсында Украина Кораллы Көчләренең авыр хәленә дә карамастан, Россия белән сөйләшү идеясен кире какты. Шул ук вакытта ул конфликтны җайга салу буенча үзенең планнары турында АКШ Президенты Дональд Трамп белән сөйләшергә җыенуын әйтте. Кремльдә сөйләүләренчә, Россия элеккечә үк Украина белән сөйләшүләргә әзер, әмма соңгы вакытта Киев ягыннан бернинди дә элемтә булмаган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 ноябрь 2023
    Исемсез
    Трамп түгелдер инде, Байден.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100