Путин Россиянең дошманнары турында: «Аңгыралар бәйгесендә икенче урынны алырлар иде»
Путин Россиягә каршы көчләрне аңгыралар (недоумки) дип атады. «Россиягә каршы яңа колониаль фикерле көчләр Россиянең милли төрлелеге илне көчлерәк итүен аңламый», – диде Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышы чыгышында.
Путин әйтүенчә, Россиягә каршы көчләр аның рухи байлыкларына һөҗүм итүдән туктамый. «Яңа колониаль идеяләр белән фикер йөртүчеләр – аңгыралар, аңгыралар конкурсында алар икенче урын алырлар иде. Ни өчен? Чөнки алар аңгыралар», – диде Путин.