Россия Президенты Владимир Путин журналист Дмитрий Киселевка биргән интервьюсында атом-төш сугышы турында сөйләгән. Бу хакта «Топор Live» Телеграм-каналы яза.
Путинның төп фикерләре:
– Россиянең атом-төш триадасы башкаларга караганда заманчарак;
– АКШ атом-төш көчләрен үстерә, әмма бу әле алар иртәгә үк атом сугышын башларга әзер дигәнне аңлатмый;
– Әгәр АКШ атом-төш сынаулары уздырса, Россиядә дә моны эшләү искәрмә түгел;
– Хәрби-техник яктан Россия атом-төш сугышына әзер, әмма барысы да «болай маңгайга бәреп килә» (всё несётся так в лоб) дип уйламыйм;
– Махсус хәрби операция барышында беркайчан да тактик атом-төш коралы куллану кирәк булмады;
– Россия атом-төш коралын Россия дәүләтенең яшәеше өчен генә кулланырга әзер;
– Әгәр Америка гаскәрләре Украинага килә икән, Россия аларга интервентларга караган кебек караячак, АКШта бу хакта беләләр;
– Сөйләшүләр – Киевны яңадан коралландыру өчен туктап тору түгел, ә Россия иминлеген гарантияләгән җитди сөйләшү;
– Россия Украина буенча сөйләшүләргә әзер. Әмма алар психотроп матдәләр эчкәннән соң уянган теләкләргә түгел, ә чынбарлыкка нигезләнергә тиеш;
– Финляндия НАТОга кергәннән соң, аның чикләрендә Россия гаскәрләре һәм зарар салу системалары барлыкка киләчәк;
– Россия Африкага тыкшынмады һәм аннан Францияне кысрыклап чыгармаган. Африка лидерлары үзләре Россия белән эшләргә теләгән;
– Макронның Россиягә карата кискен мөнәсәбәте Африкадагы хәлләргә бәйле булырга мөмкин;
– Россиягә карата «кызыл линияләр» булмавын әйткән илләр Россиянең дә мондый линияләре булмаячагын аңларга тиеш;
– Немец офицерларының Кырым күперенә һөҗүм итү ихтималы турында сүзләре фантазия генә, аннан да артыгы түгел;
– Россия АКШтагы президент сайлаулары барышына кысылмый, Мәскәү америкалылар тавыш биргән теләсә кайсы президент белән эшләргә риза;
– Америкадагы сайлау алды вазгыяте торган саен ныграк цивилизациясезгә әйләнә бара;
– Чит ил ялчылары Россиянең чик буе төбәкләренә һөҗүм итү омтылышларында катнашты. Сугыш кырында чит ил контингенты вазгыятьне үзгәртмәячәк;
– Украина Россия төбәкләренә һөҗүм итүе белән Россиядә сайлауларны өзүне үк булмаса да, аларга комачау итү максатын күздә тота;
– Польша тарихи яктан үзенеке дип санаган һәм Украинага бирелгән җирләрне кире кайтарырга тели, һәм анда гаскәр кертсә, алар кире китмәячәк инде;
– Россиягә алгарышлы салым салу системасы кирәк. Россиядә салым гадел булырга тиеш: кем күбрәк акча эшли, шул күбрәк бирергә дә тиеш.
– Көнбатыш санкцияләреннән саклау өчен Россиядә махсус орган кирәкми.