Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Россияне дөньядагы иң яхшы ил дип атады

news_top_970_100
Путин Россияне дөньядагы иң яхшы ил дип атады
"Татар-информ" архивы

Россия – дөньядагы иң яхшы ил, әмма әле эшлисе эшләр бар, ә нәтиҗәләргә ирешер өчен илгә югары квалификацияле кадрлар кирәк, диде Россия Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгы утырышында. Бу хакта РИА Новости яза.

«Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» генераль директоры Роберт Уразаев доклады вакытында, Путин аның чыгыш ясаганда җибәргән хатасына игътибар итте һәм төзәтте.

«Бер нәрсәгә игътибар иттем. Хәзер сез сөйләгәндә, «башка илләрдә, дөньядагы яхшы илләрдә...» дидегез дә алга таба текст буенча сөйләп киттегез. Дөньядагы иң яхшы ил ул – Россия. Сез ялгышып кына әйткәнсездер, дип өметләнәм. Әмма, дөрес, әле эшлисе эшләр бар. Ә нәтиҗәле эшләү өчен безгә, һичшиксез, иң югары квалификацияле кадрлар кирәк», – диде Владимир Путин.

Бүген Россия Президенты Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышын уздырды. Анда катнашучылар агентлыкның узган елгы эшенә йомгак ясады һәм 2023 елга планнар корды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100