Путин: Россиядәге барлык чиновниклар да безнең илдә ясалган автомобильләрдә йөрергә тиеш
Президент Владимир Путин, барлык чиновниклар да Россиядә җитештерелгән автомобильләрдә йөрергә тиеш, дип белдерде, дип яза РИА Новости.
Президент эшкәртү тармагындагы җитәкчеләр белән очрашканда, министрлыкларның, ведомстволарның, шулай ук үз идарәсендәгеләрнең дә чит ил автомобильләрен сатып алуны сораганнарын әйтте. «Минемчә, бу – бөтенләй булмаска тиеш. Барлык чиновниклар да безнең илдәге автомобильләрдә йөрергә тиеш», – дигән Путин.
Аның фикеренчә: «Тыйнаграк булса да, бернинди куркыныч юк. Киресенчә, яхшы гына. Безнең бу бөтен искиткеч чиновниклар аңларга тиеш – үзебезнең брендларның, автомобильләрнең, башка продукциянең үсешенә омтылырга кирәк. Һәм тормыш сыйфатын арттыру да шушыңа юнәлтелергә тиеш», – дигән президент.
Ул импорттан баш тартырга кирәкми икәнлеген, әмма төп әйберләрнең безнең илдәгегә нигезләнергә тиешлеген әйткән.
Июль башында Дума рәисе Вячеслав Володин безнең илдәге автомобильләргә йөз тотарга кирәклеген әйткән иде. Түрәләрне Россия автомобильләренә утырту турында депутат Султан Хамзаев та әйтте. Финанс министры Антон Силуанов дәүләт хезмәткәрләрен безнең ил автомобильләренә беренче булып утыртырга вәгъдә иткән иде.
Россия тарихында омндый омтылышлар күп булды.
1997 елда вице-премьер Борис Немцов түрәләрне «Волга»га утыртачагын әйткән иде. Бу тормышка ашмады.
2012 елда чит ил автомобильләрен алыштырырдай «Аурус» автомобильләре чыгачак, диелгән иде. Әмма автомобиль аерым экземплярларда гына чыкты. Серияле рәвештә «Аурус»лар 2021 елда чыга башлады, аны дәүләт максатларында файдаланалар.
2022 елда Финанс министры Антон Силуанов, түрәләрне безнең ил автомобильләренә утыртырга кирәк, дигән фикер әйткән иде.