Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин: «Россия – руслар өчен, дигән сүзләр ишеткәндә хәвеф хисе барлыкка килә»

news_top_970_100
Путин: «Россия – руслар өчен, дигән сүзләр ишеткәндә хәвеф хисе барлыкка килә»
Фото: Кремлин.ру

Россия Президенты Владимир Путин Тверь өлкәсендә хәрби очучылар белән очрашты.

Очрашуда яңгыраган төп фикерләр:

– 2022 елда АКШ (хәрби чыгымнарга – ред.) – 811 миллиард доллар, ә Россия Федерациясе 72 миллиард сарыф итте... Без нәрсә, мондый аермалык булганда, НАТО белән сугышырга җыенабызмы? Бу бит – сафсата;

– Россия НАТО илләре чикләренә таба хәрәкәт итмәде, ә алар безгә якын ук килде, без бары тик үз кешеләребезне генә яклыйбыз;

– Россиянең Польшага, Балтыйк буена һәм Чехиягә һөҗүм итү ихтималы турындагы сүзләр – шул илләрнең халкын куркыту ысулы гына;

– НАТО – Төньяк Атлантика блогы, әмма ул Азиягә һәм Латин Америкасына да кысыла;

– СССР таралганнан соң Россия иминлеге мәнфәгатьләре исәпкә алынган булса, бүгенге конфликт булмас иде;

– Россия Украинада «F-16» самолетларын юкка чыгарачак – Көнбатыш танкларын һәм башка техникасын юкка чыгарган кебек үк;

– Әгәр «F-16» самолетлары башка илләр аэродромнарыннан Россия Кораллы көчләренә каршы кулланылса, алар Россия тарафыннан утка тотылырга ихтимал чыганакка әйләнәчәк;

– «Ура-патриот»ларның «Россия – руслар өчен» дигән сүзләрен ишеткәндә, хәвеф хисе барлыкка килә. Ни өчен? Чөнки бездә 190 этнос яшәгәнен һәм кайбер халыкларның миллионлаган булуын исәпкә алырга кирәк, без «калган халыклар монда чит» дигән зыянлы фикерләрне тормышка ашыра башласак, без илне җимерәчәкбез. Һәм төп каза күргән халык руслар булачак;

– Россиянең күпмилләтле һәм күп динле ил икәнен бервакытта да онытырга ярамый;

– Россия эчендә кайсы да булса милләтне кысу илне җимерәчәк;

– Россиядәге барлык халыкларның вәкилләре сугыш кырында үзләрен иң яхшы яктан гына күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100