Путин Россия Кораллы көчләрендә хәрби хезмәткәрләр санын арттыру турында указ имзалады
Россия Президенты Владимир Путин Россия Кораллы көчләренең штат санын арттыру турында указга имза куйды. Документ нигезендә гомуми штат саны 2 426 130 берәмлек тәшкил итә, шуларның 1 535 000е – хәрби хезмәткәрләр.
1 августтан хәрби хезмәткәрләр саны 25 мең кешегә артачак. Моңа кадәр, 12 июньдәге указ нигезендә, аларның саны 1 510 000 кеше тәшкил иткән.
Документта әйтелгәнчә, штат санын арттыру хәрби-төзелеш бүлекчәләрен булдыру белән бәйле, дип яза «Татар-информ».