Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Раштуа уңаеннан Украинада атышуны туктату режимы кертү турында игълан итте

news_top_970_100
Путин Раштуа уңаеннан Украинада атышуны туктату режимы кертү турында игълан итте
kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин оборона министры Сергей Шойгуга Раштуа уңаеннан атышуны туктату режимы кертергә боерды, дип яза Кремль матбугат хезмәте.

Аңа кадәр Россия Православ Чиркәве Патриархы Кирилл Россия һәм Украина якларына 6-7 гыйнварда вакытлыча килешү кертүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. 

«Изге Патриарх Кирилл мөрәҗәгатен исәпкә алып, Россия Оборона министрлыгына 6 гыйнварның 12.00 сәгатеннән 7 гыйнварның 24.00 сәгатенә кадәр Украинада гаскәрләр чиктәш булган урыннарда атышуны туктату режимы кертергә боерам», – диелә Кремль сайтында.

Россия Украина тарафыннан да атышуны туктату режимы кертүне һәм хәрби хәрәкәтләр булган урыннардагы кешеләргә чиркәүгә барырга мөмкинлек бирүне сорый.

Оборона министрлыгы, Путин фәрманы буенча, Украинада 36 сәгатькә атышларны туктатачагын белдерде, дип яза РИА Новости.

Киев хакимияте Россия тәкъдим иткән Раштуа килешүеннән баш тартты, дип хәбәр итә РИА Новости. Украинаның илкүләм куркынычсызлык һәм оборона Советы секретаре Алексей Данилко: «Бернинди сөйләшүләрнең, бернинди килешүләрнең, нинди дә булса датаның да безгә катышы юк», – дигән.

Төркия Мәскәү һәм Киев арасындагы сөйләшүләрдә арадашчы ролен үз өстенә алырга риза, дип хәбәр итә Төркия президенты канцеляриясе.

Чәршәмбе көнне Эрдоган Путин белән сөйләшкән иде, бүген ул Украина президенты Зеленский белән сөйләшүләр уздырды.

Эрдоган Россия белән Украина арасында ныклы тынычлык урнаштыру өчен модератор һәм арадашчы ролен алырга риза, дип хәбәр итә канцелярия.

Төркия президенты Запорожье АЭСы буенча сөйләшүләрне тизләтүне дә үз өстенә алырга риза булуын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100