news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин Раштуаны кайда каршылый?

Россия Президенты Раштуага Казан соборына килүе ихтимал.

news_top
Путин Раштуаны кайда каршылый?

Россия Президенты Владимир Путин Раштуа бәйрәменә Петербургка барырга җыена. Бу турыда «Невские новости» басмасы хәбәр итте.

Владимир Путин Петербургтагы храмнарның берсендә бәйрәм литургиясендә катнашачак. Бу Казан соборы булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә. Төп бәйрәм литургиясе Казан соборында була. Ул төнге унбердә башлана.

2018 елда Владимир Путин Раштуа бәйрәмендә Петербургта булган иде. Ул вакытта Президент Симеон Богоприимец һәм Анна Пророчица чиркәвендә бәйрәм литургиясендә катнашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар