Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин педагоглар өчен ташламалы ипотека булдырырга кушты

news_top_970_100
Путин педагоглар өчен ташламалы ипотека булдырырга кушты
Салават Камалетдинов фотосы

Россиядәге педагогларга ташламалы ипотека кредиты бирелергә мөмкин. Россия Президенты Владимир Путин хакимияткә әлеге мәсьәләне карарга йөкләмә бирде. Бу хакта URA.RU сайты яза.

«Урта һөнәри белем бирү оешмаларында эшләгән педагогларга, «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында, ташламалы ипотека кредитлары бирү мәсьәләсен карарга», – диелә карарда.

Боерык Кремль сайтында чыккан. Доклад 1 октябрьгә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.

Хәзер Россиядә ташламалы ипотеканың берничә төре бар. Алар арасында – гаилә ипотекасы, авыл ипотекасы, хәрби ипотека һәм ана капиталы ипотекасы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100