Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин өлешчә мобилизация төгәлләнүе турында әйткән, дигән сүзләр дөресме?

news_top_970_100
Путин өлешчә мобилизация төгәлләнүе турында әйткән, дигән сүзләр дөресме?
"Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әниләре белән очрашу вакытында өлешчә мобилизация турында телгә алды.

Әлеге очрашу вакытында Краснодар шәһәреннән Ирина Сумынина үзенең 4 улы булуын, шуларның 2се һәм иренең махсус хәрби операциядә катнашуын әйтте. «Хәзер иң кече улыма тиздән 18 яшь тула. Һәм ул да махсус хәрби операциягә китәр дип куркам», – диде ул Россия Президентына.

«Юк-юк, кирәк түгел, безгә җитә», – дип җавап бирде Путин.

Кайбер мәгълүмат чаралары, шушы чыгыштан нәтиҗә ясап, «Путин өлешчә мобилизация төгәлләнүе турында әйтте» дигән хәбәр таратты.

Кремль пулындагы журналистлар хәбәр итүенчә, Путин өлешчә мобилизация турында түгел, конкрет шушы очрак турында сөйли. Ул ананың хәрби операциядәге тагын бер улын кире кайтырга кирәклеген генә күздә тоткан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100