news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин Оборона министрлыгына хәбәрсез югалганнарны эзләп табу механизмын булдырырга кушты

news_top
Путин Оборона министрлыгына хәбәрсез югалганнарны эзләп табу механизмын булдырырга кушты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия президенты Владимир Путин Оборона министрлыгына махсус операция вакытында хәбәрсез югалганнарны эзләп табу ысулларын булдырырга кушты. Бу эш 1 апрельгә кадәр башкарылырга тиеш.

Путин фикеренчә, бу «1 тәрәзә» формасында булырга тиеш. Ягъни, хәбәрсез югалганнарның якыннары кабинетлар буйлап йөрми, бер генә урынга мөрәҗәгать итә, ә калганын – госпитальләргә, моргларга, башка урыннарда тикшерүне министрлык үзе оештырырга тиеш.

Бу эшкә җаваплы итеп, оборона министры Андрей Белоусов билгеләнгән. «РИА Новости» хәбәр итүенчә, бу хакта карар 19 декабрьдә үк кабул ителгән, ул әле генә рәсми сайтта чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар