news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин нинди кофе ярата?

Путин нинди кофе ярата?

news_top
Путин нинди кофе ярата?

Тува республикасы башлыгы Шолбан Кара-оол РИА Новости агентлыгына интервью биргән. Шунда ул Россия Президенты Владимир Путин белән  оборона министры Сергей Шойгуның тайгада ничек ял иткәнен сөйләгән.  Владимир Путин үзе шашлык ясый икән. Тува башлыгы Путин маринадының серен әйтми. Шашлык бик тәмле чыга, ди.

Шолбан Кара-оол Владимир Путин ярата торган эчемлекләр турында да сөйләгән. Тайгада ял иткәндә, Путин иртәнге ашка кофе эчә икән. 

«Гадәттә, иртәнге якта без кофены үзебез пешереп эчәбез. Моны Сергей Кожугетович аеруча ярата. Ул үзе махсус турка белән учак өстендә кофе ясый. Мин үзем дә аны ясарга өйрәндем. Өйдәгеләргә дә ясап эчертәм. Башта кофе белән шикәрне карамель халәтенә кергәнче кыздырасы. Шуннан соң гына су кушасы. Кайный башлагач, сөт салып, тагын кайнатып чыгарасы», — дип сөйләгән Кара-оол.

Владимир Путин Тува башлыгы Кара-оолның әбисе рецепты буенча ясалган милли чәйне дә бик ярата икән. 

«Төп ингредиент — су. Суны табигый чыганактан гына алабыз. Кагыйдә буларак, яшел чәй — совет заманындагы грузин чәен кулланабыз. Шушы чәйгә бераз гына тоз салабыз, кайнатып чыгарабыз. Шуннан соң сөт салабыз, кайнатып чыгарабыз. Эретелгән атланмай салып җибәрергә дә була», — дип сөйләгән Кара-оол.

Кремль сайтында чыккан фотоларда Россия Президенты Владимир Путин һәм оборона министры Сергей Шойгу 2017 елның августында Тува республикасында тайгада ял вакытында сурәтләнгән. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар