news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин мобилизацияләнгәннәрнең күпмесе хәрби хәрәкәтләр зонасында икәнен әйтте

news_top

Владимир Путин әйтүенчә, хәзерге вакытта мобилизацияләнгәннәрнең күпчелеге хәрби күнекмәләр ала. Ул мобилизацияләнгәннәрнең 318 мең икәнен әйтте, дип хәбәр итә Интерфакс.

«Ни өчен 318? Чөнки үз теләкләре белән килүчеләр. Доброволецлар азаймый. Аларның 49 меңе – гаскәрләрдә, хәрби бурыч үти. Калганнар әзерлек уза», – диде Путин.

Элегрәк Оборона министры Сергей Шойгу 300 мең кешенең мобилизацияләнгәне, 87 меңе хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрелгәне һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәвен әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар